Логотип Идель
Белми калма

ЯҢА ЗАКОН: АЛКОГОЛЬНЕ 21 ЯШЬТӘН СОҢ ГЫНА!

Быел көз исерткеч эчемлекләр белән бәйле яңа закон кабул ителергә мөмкин. Кибетләрдә алкогольне хәзерге кебек 18 түгел, ә 21 яше тулганнарга гына сатарга рөхсәт ителәчәк.

Бу турыда инде агымдагы елның мартыннан бирле сөйлиләр. Ниһаять, быел көз әлеге закон гамәлгә керергә мөмкин. Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы моның өчен барысын да эшли.

– Исерткеч эчемлекләрне сату яшен арттыру медицина ягыннан да, социаль яктан да мөһим. Яшүсмернең үсү, җитлегү чоры якынча 14-20 яшьләр тирәсенә туры килә. Органнар, организмның башка системалары гына түгел, яшь кеше психологик яктан да нәкъ менә шушы чорда җитлегә. Шуңа күрә бу чорда яшьләребезне югары концентрацияле алкогольдән саклап калырга тиешбез, - дип ассызыклый Россия Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова.

Хәзерге вакытта закон тулысынча әзерләнеп беткән инде. Ул 21 яше тулмаган россиялеләргә катылыгы 16,5 проценттан күбрәк булган алкогольле эчемлекләр сатуны тыячак.  Министр сүзләренчә,бу канунны көзге сессия ахырына кадәр кабул итәргә тырышачаклар.

Дөресен генә әйткәндә, әлеге канунның кабул ителәчәгенә бер шик тә юк. Чөнки аны барлык россиялеләрнең 78 проценты хуплый. Шактый оешмалар да бу законны хуплап тавыш биргән. Шушы көннәрдә генә Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы да канун буенча үз фикерен әйтте.

– Без бу закон проектын тулысынча хуплыйбыз, чөнки беренче чиратта үзебезнең үсеп килүче буын турында уйларга тиешбез. Һәм безнең өчен иң мөһиме бу законның үтәлүе. Ул эшләргә тиеш, - дип ассызыкладылар министрлыкта.

Алар шулай ук үзләренең моның ише тыюларга саклык белән караулары турында да әйтә. Чөнки яңа закон сыйфатсыз товар белән сату итүчеләр артуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә алкоголь сатуны тыю гына җитми, яшьләр арасында дөрес яшәү рәвешен пропагандалауга да зур игътибар бирү сорала.

Бу документ белән килешмәүчеләр дә юк түгел. Ул да булса Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы. Алар фикеренчә, яңа закон кибетләр эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаячак, хезмәт күрсәтү тизлеген киметәчәк. Хәер, тиздән кибетләр генә түгел, ә күпкатлы йортларның беренче катында урнашкан кафелар да шактый чыгымнарга дучар булырга мөмкин. Ник дигәндә, Россия Дәүләт Думасы хезмәт күрсәтү залы 20 квадрат метрдан артмаган кафеларга исерткеч эчемлекләр сатуны тыю турында тагын бер документ әзерләгән. Министрлар Кабинеты документны хуплаган инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев