Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ТАШКАБАК ҺӘМ БРЮССЕЛЬ КӘБЕСТӘСЕ БЕЛӘН ЯШЕЛ ПИЦЦА

Озакка сузылган ял көннәрендә нәрсә эшләргә белмәсәгез, төрле тәм-томнар пешереп, экспериментлар ясагыз. Бу язмада без яшел пицца рецепты белән уртаклашырга телибез. Әйе,  үзе яшел, үзе ташкабаклы, үзе кәбестә белән. 100 % тәмле булачак дип сүз бирәбез!

Сезгә кирәк булачак:

300 г бодай оны 

200 мл су

1 чәй кашыгы тоз

½ пакет коры чүпрә 

½ чәй кашыгы шикәр

1,5 аш кашыгы зәйтүн мае

Ташкабаклы соус өчен:

1 ташкабак

50 мл үсемлек сөте

1 тырнак сарымсак 

кинза

тоз, кара борыч

Песто өчен:

кинза яки яшел базилик бәйләме 

1 уч кешью

1 уч кедр чикләвеге

½ чәй кашыгы тоз

якынча 80 мл зәйтүн мае

60 г брюссель кәбестәсе

30 г яшел борчак (туңдырылган да ярый)

тоз, кара борыч

Ничек пешерергә:

1.Пицца өчен чүпрәле камыр ясыйбыз.

2.Соус әзерлибез: моның өчен кечкенә генә кисәкләргә ташкабакны бүлеп, аларны 5 минут зәйтүн маенда кыздырабыз.

3.Блендер касәсендә соус өчен барлык ингредиентларны – кыздырылган ташкабаклар, сөт, сарымсак, кинза, тозны катнаштырабыз. Шуларның барысын да блендерда бутыйбыз.

4.Ә хәзер песто ясыйбыз – блендерда кинза яки базилик, кедр чикләвеге, кешью, зәйтүн мае, тоз болгатабыз.

5.Дүрткә бүленгән брюссель кәбестәсе, борчак һәм зәйтүн маен 5 минут кыздырабыз.

6.Хәзер исә пиццаны «җыябыз». Камыр җәеп, аның өсетенә ташкабаклы соусны салабыз. Брюссель кәбестәсен һәм яшел борчакны да кушарга онытмыйбыз. Шуларны салгач, 20-25 минутта пиццаны духовкага озатабыз.

7.Пешеп чыккач, пиццаны алабыз, өстенә песто салып, зәйтүн маен сиптерәбез дә, ашыйбыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев