Логотип Идель
Ашыйбызмы?

САМОВАРЫҢНЫ КУЙДЫҢМЫ? ЧӘЙ ЭЧӘБЕЗ!

Татар әдәбиятындагы күп кенә әсәрләрдә менә бу фразаны ишеткәнегез бардыр. Ни өчен чәй татарларда шундый популяр? Ник аны нәкъ менә сөт белән эчәләр? Бу сорауларга җавапларны Татар Китабы йортында узган чәй эчү йолаларына багышланган кичәдә музей хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова сөйләп бирде. Хәзер без сезгә дә сөйлибез! Киттек!

Чәй безгә каян килгән?

Кытайдан башланган Ефәк юл Россиягә, ягъни Көнбатышка Казан аша уза торган булган, төрле караваннар арасында чәй дә булган. Һәм элекке чәй безнең печән кебек түкләрдә сакланган. Шуларны базарларда кечкенә генә тартмачыкларга салып халыкка, гомер буе үлән чәе эчә торган кешеләргә сата башлаганнар. Шул исәптән татарда чәй культурасы формалаша башлаган, чәй кибетләре ачылган, аның файдалы үзлеге турында актив рәвештә сөйли башлаганнар. Башта чәйне баерак кешеләр генә алганнар, соңрак инде аның бәясе төшә барган.

Вакыт узу белән чәй татарлар өчен сый-хөрмәт, кунакларны каршы алыр, аларга ихтирам күрсәтү өчен бер эчемлеккә әверелгән. Хәтта танылган галим Карл Фукс та, үзенең хезмәтләрендә татарларның чәй табыннары турында язган. Элек чәйне кимендә 4 чынаяк һәм өстәлдә бал, май, төрле кайнатмалар, коймаклар белән эчкәннәр. Шулай ук ,чәйгә җимешләр, лимон салу да таралган.

Чәйгә сөт салу каян килгән?

Бу сорауга да җавап бар! Элек чәйнең тәме безнеке кебек үк булмаган, чәй яфраклары гадәттә әчкелтемрәк булганнар. Шуңа күрә дә аңа кайнатылган сөт салып эчкәннәр. Ул күпкә туклыклырак һәм тәмлерәк булган. Сөтле чәй эчү Бөек Британиядә дә бар, ләкин анда сөтне фарфор чынаякларны бозмас өчен салынган дигән фаразлар бар.

Мәҗлеснең тагын бер үзенчәлеге – өстәл артында утыручыларның итәкләренә бер зур сөлге җәю. Бу кунакларга тагын да берләшергә, бер-берсен ихтирам итәргә, башкаларга кыенсызлык китермәскә өйрәнергә булышкан.

Шунысы куандыра, вакытлар узу белән чәй үз популярлыгын югалтмый. Бүгенге көндә ул яшьләр һәм олылар арасында да яратып эчелә торган эчемлек. Менә хәзер дә язманы укып бетергәч, бар, үзеңә тәмле чәй яса да, рәхәтлән! Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев