Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ОЛИВЬЕ БЕЛӘН ШУБА ТУЙДЫРСА: ЯҢА ЕЛ ӨСТӘЛЕНӘ 5 ЯҢА РЕЦЕПТ

Бәйрәм өстәле, чыршы һәм бүләкләр белән беррәттән, Яңа елны бәйрәм итүнең иң мөһим атрибутларының берсе булып тора. Әмма бәйрәм кичәсе алдында күпме кеше «нәрсә пешерим соң оливье белән шубадан башка?» дип башын катыра, өстәлнең кызыграк, яңарак булуын телиләр. Бу авыр эшне бераз җиңеләйтер өчен бу язмада без сезгә Яңа ел өстәленә 5 яңа рецепт тәкьдим итәбез!

«СЫРЛЫ МАНДАРИН»

Моның өчен сезгә:
2 данә Дружба сыры 
2 данә тавык йомыркалары 
2 данә кишер 
2 сарымсак теше
укроп бәйләме
майонез
бизәү өчен яшеллек яки лавр яфрагы кирәк булачак.

Ничек әзерләргә:

Кишер белән йомырканы кайнатабыз, кабыкларын чистартабыз. Сырны кыргычта кырып, тирән савытка салабыз. Йомырканың кыргычта ваклап, сыр янына өстибез. Сарымсакны вак гына турап яисә махсус прес аша чыгарып, сыр белән йомыркага өстибез. Укроп һәм башка яшеллекне юып, киптерәбез. Вак кына турап калган ингридиентларга салабыз. Майонез салып, яхшылап кына болгатабыз. Кишерне кыргычның вак турый торган ягыннан чыгарабыз. Килеп чыккан массаны үзегезгә уңайлы булган формага китерәбез. Бу шарларны кырган кишер белән каплыйбыз. Һәм соңгы этапка петрушка, яисә лавр яфрагы белән бизәп тәлинкәгә тезәбез!

«ХӨРМӘЛЕ ПАРФЕ ДЕСЕРТЫ»

Моның өчен сезгә:
1 данә хөрмә
250 грамм шикәрсез, натураль йогурт
1 чынаяк эре солы(овсянка) 
¼ чынаяк туралган миндаль - 1/4 чынаяк
Ярты чәй кашыгы тәмләткечләр катнашмасы (имбирь, канәфер, корица, мускат чикләвеге, ваниль)
1,5 аш кашыгы бал аш кашыгы
1 аш кашыгы  ак май 
1,5 аш кашыгы цукатлар кирәк. 

Ничек пешерергә:

Бер савытта солы, миндаль һәм тәмләткечләр катнашмасын бергә бутыйбыз. Аерым савытта май белән балны кушабыз. Ике савыттагы ингридиентларны берләштерәбез. Табага пергамент кагәзен җәеп, аның өстенә килеп чыккан катнашманы салабыз. Табаны 180 градуска кадәр җылытылган духовкага 15-20 минутка тыгабыз. Табаны чыгарып цукаталар салабыз һәм суытырыга калдырабыз. Нәтиҗәдә бездә гранола дигән нәрсә килеп чыгачак. 

Хөрмәне юып, шакмаклап турыйбыз. Бер стаканга катламлап, берсе артыннан берсе гранола, йогурт, хөрмә салабыз. Бер-ике сәгатькә суыткычка куябыз. Теләгегез булса десертны чикләвекләр, чия, һәм башка җиләкләр белән бизәп була.

КЫШ БАБАЙ КАПЧЫКЛАРЫ

Моның өчен сезгә:
Коймак өчен 
3 стакан сөт
2 стакан он 
2 йомырка 
шикәр комы  
сода  
үсемлек мае  
тоз 

Коймакны пешерү:

Онны тоз, шикәр комы белән болгатырга. Камырга җылы сөт, йомырка кушарга. Сөтне 1 стакан сөт, 1 стакан су итеп салырга мөмкин. Яхшылап болгатырга кирәк. Камырга сода белән сүндерелгән уксус, үсемлек кушарга һәм болгатырга. 5-10 минутка калдырып торырга. Шуннан соң азрак болгатып алырга һәм табада ике яклап кыздырып пешерергә кирәк.

«ТАТЛЫ ЧЫРШЫ КҮРКӘЛӘРЕ»

Моның өчен сезгә:

160 грамм кукуруз мамыклары(хлопья)
100 грамм вакланган грек чикләвеге 
1 банка пешкән куертылган сөт 
2 аш кашыгы шикәр пудрасы кирәк.

Ничек әзерләргә:

Кукуруз мамыкларын, вакланган чикләвекләрне һәм куертылган сөтне бергә кушып,болгатабыз. 70-80 миллилитр сыйдырышлы конуссыман рюмкаларны су белән чылатып алабыз һәм килеп чыккан катнашманы шул савытларга урнаштырабыз. 3 сәгатькә суыткычка куябыз. Күркәләрне савытлардан чыгып, тәлинкәгә әйләндереп куябыз.Өстенә шикәр пудрасы сибәбез.

«ШОТЛАНДЧА ЙОМЫРКА»

Моның өчен сезгә:
6 пешкән һәм 1 чи тавык йомыркасы
Коймак эченә:
500 грамм үзегез яраткан ит фаршы
1 данә суган
1 данә сарымсак башы
3\4 стакан киптерелгән сохари
Үсемлек мае кирәк.

Ничек әзерләргә:

Фаршка суган, сарымсак, сохари, чи йомырка, тоз һәм борыч өстибез, аннары яхшы бутап,килеп чыккан катнашманы алты порциягә бүләбез.Йомырканы фарш белән һәрьяклап каплап чыгабыз. Килеп чыккан түгәрәкләрне сохариларда әвәлибез һәм кыздырабыз. Кайнар килеш тәлинкәгә салабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев