Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ХЭЛЛОУИНГА КАБАКТАН РЕЦЕПТЛАР

Елның иң шомлы, иң куркыныч һәм иң мистик бәйрәме – Хэллоуин якынлаша. Бу көнне җир йөзе буйлап җеннәр йөри диләр. Хэллоуинны бәйрәм итүчеләр өйләрен, ишек төпләрен кабаклар белән бизи. Кабак шулай ук бу бәйрәмнең өстәлендә дә төп урынны алып тора. Аннан нәрсәләр пешереп булу серләрен бу язмадан укып белә аласың.

Америкалыларның кабаклы кабартмасы

Бу традицион камыр ризыгын еш кына АКШта әзерләргә яраталар. Аны Хэллоуинга гына түгел, ә башка бәйрәмнәргә дә пешерәләр.

Нәрсә кирәк булачак:

1 кг кабак эчлеге

бер уч төшсез финиклар

1 чәй кашыгы имбирь порошогы

1 чәй кашыгы корица

ярты чәй кашыгы төелгән мускат чикләвеге

теләгән кадәр шикәр комы

1 аш кашыгы кукуруз крахмалы

500 мл майлы сөт

он

ярты чәй кашыгы сода

30 мл үсемлек мае

200-300 мл салкын су

Ничек әзерләргә:

Кабакны урталайга бүл дә, төшләрен ал, аннан табага кабыгы белән аска каратып салып,  духовкада 180°та якынча 40 минут пешер. Кабак йомшаргач, аның эчен алып, блендерда болгатырга кирәк.

Соңыннан крахмал, төелгән чикләвек һәм тәмләткечләрне өстәргә, сөтне, юылган финикаларны һәм шикәр комын кушарга кирәк булачак. Пюре дәрәҗәсенә җиткәнче, аларны болгатасың, аннан соң камыр өчен он, шикәр комы, сода һәм үсемлек маен катнаштырып, яхшылап камыр ясыйсың. Камыр әзер булгач, аны нечкә итеп җәясең дә, майлы табага саласың. Өстенә блендердан чыгарган пюрены агызып, 180°та  30-40 минут чамасы пешерәсең.

Кабаклы смузи

Кабак согы бик тәмле һәм файдалы. Бу рецепт белән ясалган смузи Хэллоуинда беркемне дә битараф калдырмаячак.

Нәрсә кирәк булачак:

600 г кабак

400 мл су

100 мл сөт

3 баллы әфлисун

3 аш кашыгы бал

ярты чәй кашыгы кардамон

Ничек әзерләргә:

Кабакның йомшак җирен кисәкләргә бүлеп, аңа су кушып, пешереп чыгарырга кирәк. Аннан аларны судан алып, блендер белән ваклыйсың. Өстенә әфлисуннарның согын сыгып, аңа тәмләткечләр, бал һәм сөт саласың. Әзер кабак массасын матур бокалларга салып, кунакларга тәкъдим итәсе генә кала.

Кабаклы рулет

Ә монысы – чын-чынлап баллы десерт! Ул бик тиз әзерләнә һәм өстәлгә чыгару белән, юк була.

Нәрсә кирәк булачак:

500 г кабак

100 г он

3 данә йомырка

200 г шикәр комы

1 данә әфлисун

1 стакан абрикос повидлосы

10 данә өрек

50 г әстерхан чикләвеге

Ничек әзерләргә:

Кабакны шакмаклап турап, блендерда болгат. Аннан соң йомыркаларны шикәр комы белән куш та, аларны миксер белән яхшылап күперт. Шушы масса өстенә он, угычтан уылган әфлисун кабыгын һәм кабакның пюресын салып болгат . Ә хәзер шушы бисквитны табага агызып, духовкада 180°та пешерергә куярга кирәк. Эчлек өчен исә өрекне ваклап, повидло белән бута да, пешкән бисквит өстенә буя. Шуннан соң өстенә чикләвекләр сибеп, рулет итеп бөтерергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев