Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ИТТӘН БАШ ТАРТУЧЫЛАР ТОЗАГЫ ЯГЪНИ ВЕГЕТАРИАННАРГА ЯРАКЛЫ БУЛЫП КЫЛАНУЧЫ 6 РИЗЫК

Иттән баш тартучыларның төп бәласе  – кайчак этикеткаларны укымау.
Шунлыктан алар кайбер ризыкларның үз рационнарына кереп китүен сизми дә калырга мөмкин. Язмада вегетарианнарга яраклы булып кыланучы ризыклар исемлеге белән таныша аласың.

Сыр

Сырлар ясаганда бозау, кәҗә яки бәрән ашказаны җитештерә торган реннин ферменты кулланыла. Аны эремчек, пармезан, чеддер, фета, брынзага кушалар. Тик ул сырның төс, ис һәм тәменә берничек тә тәэсир итми.  

Маршмеллоу, сагыз, желе

Бу тәм-томны җитештергәндә, желатин кулланыла, ә ул исә хайваннарның тоташтыргыч тукымаларыннан ясала. Аның җиләк-җимеш пектины белән алышкан вариантын табарга була. Ул пектин үсемлекләрдән генә ясала. 

Инҗир 

Инҗирның катнашы юк та кебек. Ләкин төптән карасак, инҗирнең чәчәге бөгелгән һәм ул җимеш бирсен өчен, аны серкәләндерергә кирәк. Моны бары бер бөҗәк – инҗир шөпшәсе генә эшли ала. Шөпшә чәчәккә очканда, канатларын һәм антенналарын югалта, шуңа күрә аның эченә кергәч, шунда череп үк кала. Кыскасы, инҗир чәчәк атсын өчен шөпшә, ә шөпшә анда йомырка сала алсын өчен инҗир кирәк.

Шикәр

Шикәр сыер сөяге фильтры аша эшкәртелә. Бу ысул иң эффектив һәм иң экономияле дип санала, шуңа күрә еш кулланыла.

Сыра

Кайбер җитештерүчеләр сыраның үтә күренмәлелеген арттыру өчен балык җилемен куллана. Ул балыкның йөзү куыгыннан алына.

Кызыл пигмент

Соңгы берничә елда конфет, косметика җитештерүчеләр иң якты кызыл төс чыганагы дип карминны санаган. Ул кошениль дигән бөҗәк кабыгыннан алына. Ризыкларның этикеткаларында ул Е120 тамгасы белән бирелә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев