Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ДЖАМУ: ИНДОНЕЗИЯДӘН СӘЛАМӘТЛЕК ҺӘМ БӘХЕТ СЕРЕ

Джаму – гаҗәеп эчемлек. Индонезиядә яшәүчеләр сүзенә ышансак, ул иммунитетны көйләргә, рухи яктан тыныч һәм бәхетле булырга булыша. Бу могҗизалы джамуның сере нидә соң?

Индонезиянең әлеге традицион чарасы шактый гади ингредиентлардан әзерләнә. Джаму – ялкынсынуга каршы, шулай ук ашкайнату системасына ярдәм итә торган табигый дару. Джамуны төрле тамырлар, үләннәр, чәчәкләр яки имбирь, бал һәм куркума кебек тәмләткечләрдән ясап була.

Индонезия мәдәниятендә Джаму – гади эчемлек кенә түгел. Аның бөтен нәтиҗәсен тою өчен эчемлекне эчәргә генә түгел, ә сәламәтлек фәлсәфәсен дә аңларга кирәк. Индонезиядә, бигрәк тә Балида, бу, мөгаен, иң популяр эчемлек булып саналадыр. Анда аны һәр көнне эчәләр.

Аерып алып, бер рецептны гына дөрес дип әйтеп булмый. Чөнки джамуны бик күп төрле итеп әзерләргә мөмкин. Индонезиядәге һәр утрау Джамуны әзерләүнең үз рецептын тәкъдим итә. Мәсәлән, Балида эчемлеккә күп-күп яшь яфраклар салалар. Ә Явада –  тәмләткечләр роле зуррак: куркума һәм имбирь.

Джамуның иң танылган төре «маджун»
дип атала. Ул кокос сөтеннән һәм тәмләткечләрдән: корица, кардамон, канәфер, мускат чикләвеге, имбирьдән әзерләнә. Тагын аңа бал да өстәргә ярый, шул чакта Джаму баллырак чыгачак.

Джамуны әзерләп карыйсың киләме? Алайса без сиңа бик җиңел рецепт киңәш итәбез. Сиңа бары тик куркума, имбирь, бал, 2-3 лайм һәм аз гына су кирәк булачак. Барысын да блендерда әйләндерәсең һәм вуаля! Джаму әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев