Логотип Идель
Ашыйбызмы?

«ЧӘЙ ЭЧӘБЕЗ БАЛ БЕЛӘН…»: 5 ТӘМЛЕ ЧӘЙ РЕЦЕПТЫ

Чәйнең туган ягы булып Кытай санала. Баштарак аны дәвалау чарасы, соңрак эчемлек буларак куллана башлаганнар. Борынгы Кытай язмаларының берсендә чәй рухны күтәрә, йөрәкә көч өсти, арганлыкны киметә, уйлау сәләтен яхшырта, дип язганнар. Килешәбез һәм әлеге файдалы, хуш исле, тәмле эчемлекнең төрледән-төрле рецептын тәкъдим итәбез!

1. Сырганак – витаминнар хәзинәсе. Әлеге җимештән ясалган чәй яхшы антидепрессант һәм ялкынсынуга каршы шәп чара. Бал белән бергә сырганак исә искиткеч тәмлегә әйләнә.

Әзерлибез: җиләкләрне яхшылап юабыз, 2/3 өлешен кашык белән сыткалыйбыз. Чәйнеккә изелгән сырганакны салабыз, шулай ук калган 1/3 җиләкне һәм кара чәйне өстибез. Әлеге массага кайнар су агызабыз, аннары чәйнекне 10-15 минутка төреп тотабыз. Чәйне эчәр алдыннан бал кушып болгатып алабыз!

 

2. Төрле кафе-рестораннардагы сыман тәмле, шул ук вакытта шифалы чәй хәстәрлибез хәзер! Иммунитетны күтәрүче, С витаминына бай әфлисун белән төрле тәмләткечләр кушылмасы салкын көннәрдә сезне тәгаен җылытачак!

Әзерлибез: беренче эш итеп чәйнектә су кайнатабыз. Кара чәй өстенә кайнап чыккан су салабыз, аннары әфлисун согын сыгабыз. Яртылаш әзер чәебезгә дарчин (корица), канәфер (гвоздика), имбирь өстибез һәм барысын да болгатып 5 минутка тынычлыкта калдырабыз. Чәйне өстәлгә куяр алдыннан тәменчә бал өстәсәгез дә була.

3. Тәмле, хуш исле, бераз әче... Кышкы мохитнең квинтэссенциясен тәмле ноталарда чагылдырабыз. Киттек!

Мүк җиләген юабыз һәм су салабыз, аннары тәмләткечләр өстибез: дарчин, канәфер, кардамон. Шушы кушылманы зәгыйфь кенә утта ярты сәгать пешерәбез. Җылы суда юылган әфлисун һәм лимонның кабыгын яхшылап чистартабыз. Сокларын сыгабыз, сокны һәм цитрус кабыкларын ваклап төнәтмәгә кушабыз, уттан алабыз. Чәйне өстәлгә куяр алдыннан шикәр яки бал кушарга мөмкин. Кушмасагыз, файдалырак... Кыскасы, үзегезгә карагыз! 

4. Юкә чәчкәләреннән, имбирь һәм кура җиләгеннән җылыта торган чәй ясыйбызмы?

Кара чәй өстенә кайнаган су салабыз. Бал һәм кипкән юкә чәчәкләрен өстибез һәм тастымал белән каплап 5 минутка калдырабыз. Чәй әзер булгач, чокырларга бүлеп чыгабыз һәм һәрбер порциягә кура җиләге, имбирь кисәкләрен салып болгатабыз. Вуаля, шифалы вә тәмле чәй әзер!

5. Иң җиңел рецептны иң ахырга калдырдык, җәмәгать! Тәмле исле рәйхан һәм витаминнарга бай әчкелтем карлыган – шәп комбинация. Алардан ясалган чәй икеләтә шәп булачак!

Рәйхан яфракларын ерткалыйбыз яки кисәбез, аларны бал һәм карлыган белән кушабыз. Кара чәй өстибез. Әлеге массага кайнар су салабыз һәм 7-10 минутка калдырабыз. Чәй инде өстәлдә...

 

Сүзлек:

Сырганак – облепиха

Дарчин – корица

Канәфер – гвоздика

Мүк җиләге – клюква

Рәйхан – базилик

 

Алсу Вәлиуллина иллюстрацияләре

 

 

Теги: ашау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев