Чәйнең туган ягы булып Кытай санала. Баштарак аны дәвалау чарасы, соңрак эчемлек буларак куллана башлаганнар. Борынгы Кытай язмаларының берсендә чәй рухны күтәрә, йөрәкә көч өсти, арганлыкны киметә, уйлау сәләтен яхшырта, дип язганнар. Килешәбез һәм әлеге файдалы, хуш исле, тәмле эчемлекнең төрледән-төрле рецептын тәкъдим итәбез!