Логотип Идель
Ачыш

ЯҢА ЕЛДА - ТЫЛСЫМЛЫ УЕННАР

Яңа елны каршы алганда, йә булмаса каникулларда дуслар, туганнар, гаилә белән уеннар уйнарга мөмкин! Без сезгә бүген тәкъдим итәсе уеннар гади түгел... тылсымлы! Алар кәефне дә күтәрә, араларны да якынайта. Киттекме? 

1. “Иҗади конкурс”

Уйный башлар алдыннан шапка эченә Яңа ел темасына карган сүзләр язылган кәгазьләр салыгыз. Мисал өчен: кар, Кыш бабай, чыршы, буран. Һәр катнашучы үзенә эләккән сүз кергән берәр җыр җырлап күрсәтергә тиеш.

2. “Кем тизрәк?”

Катнашучылар зур размерлы киез итекләр киеп чыршыны йөгереп әйләнеп узарга тиеш, кем беренче – шул җиңүче, чыршы төбендәге яткан бүләк аңа була.

3. “Бияләй”

Алып баручы катнашучының күзләрен бәйли, кулына йон бияләй кидертә. Ул кулына тоттырылган әйбернең бияләй аша тотып карап нәрсә икәнлеген аңларга тиеш.Әгәр белә алса, шул нәрсә аңа бүләккә була.

4. “Кәнфитне тап”

Катнашучы алдына он салынган савыт куялар, ул куллар ярдәменнән башка он эченә күмелгән кәнфитне алырга тиеш була.

5. “Алманы ал”

Бу юлы он урына – су, кәнфит урынына – алма. Шулай ук кул ярдәменнән башка алырга кирәк.

6. “Кар бөртекләре”

Алып баручы кар бөртекләрен - йомарланган кәгазь кисәкләрен идәнгә тарата. Катнашучыларның күзләре бәйләнә һәм алар кар бөртекләрен кәрҗингә җыярга тиеш булалар. Кем күбрәк җыя, шул – җиңүче.

7. “Кем күбрәк?”

Бер минут эчендә алдан әзерләнгән киемнәрне булдыра алган кадәр күбрәген кияргә кирәк. Шушы вакыт эчендә кем күбрәк кияргә өлгерә, шул җиңә.

8. “Оч, оч”

Алып баручы мамык кар бөртеген өскә ыргыта. Катнашучыларның максаты – кар бөртекләре идәнгә төшмәслек итеп өреп тору, кемнең кар бөртеге һавада озаграк тора – шул җиңүче.

9. “Яңа планета”

Һәр катнашучыга шар һәм фломастер өләшеп чыгалар. Алар яңа планета ачалар: шарны кабартып, анда фломастер белән кешеләр ясыйлар. Кемнең “планета”сында кешеләр күбрәк, шул җиңә.

10. “Кем өлгер?”

Уенда ике кеше катнаша, аларның араларына урындык куялар,урындык өстендә берәр әйбер (мәсәлән, шоколад). Алып баручы рөхсәт биргәннән соң кем беренче кулын шул әйбер өстенә куя, шул җиңә.

11. “Шарт”

Һәр катнашучының күзен бәйлиләр һәм алларына шар куялар. Максат – шарларны шартлату. Тик бер кечкенә генә сер бар: уйнаучыларның күзләрен бәйләгәч, шарларны алып куябыз ?

12. “Битлек”

Уенчыга битлек кидертәләр. Тик ул анда нәрсә сурәтләнгәнен күрмәскә тиеш. Ул калганнарга төрле сораулар биреп нинди битлек кигәнен белергә тиеш. Аның сорауларына “әйе”, “юк” дип кенә җавап бирергә ярый. Дөрес әйтсә, битлек аңа бүләккә була.

13. “Кем артык?”

Идәнгә 6 кар бөртеген түгәрәк буенча тезеп куялар. 7 катнашучы алар тирәли музыкага әйләнеп йөри. Җыр туктауга, катнашучылар үзләренә бер кар бөртеге ала, кемгә җитми кала, ул уеннан чыгарыла. Әлеге конкурс бер генә катнашучы калганчы дәвам итә.

14. “Чорныйбызмы?”

Озын бауның бер башына бүләк, ә икенче башына карандаш бәйләргә кирәк була. Катнашучылар бауны карандашка чорный, кемнең бүләге үзе янына тизрәк килеп җитә, шул җиңә, бүләге үзенә була.

15. “Бушатабызмы?”

Әлеге уен өлгерлеккә. Һәр уенчының ике стаканы бар: берсе буш, икенчесе су белән тулык. Кем бал кашыгы белән тулык стакандагы суны бушына тизрәк күчереп бетерә, шул җиңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик эйбэт уеннар, рэхмэт!