Ялкын
"ҮЗГӘРЕШ ҖИЛЕ" ЯЗЫН ДА ИСӘЧӘК
"Үзгәреш җиле" язын да исәчәк дип сөендерә оештыручылар: гала-концертлар киләсе 2017 елның яз айларында кабат сәхнәгә чыгачак икән. Әлеге чара тамашачыда киң кызыксыну уятканга, аны алга таба да оештырырга, тәкъдим итәргә карар кылганнар. «Татар-информ» сайтының 9 ноябрь хәбәренә күрә, быелгы уңышлы чыгышлар оештыручыларны яңа эзләнүләргә этәрә, илһамландырып җибәрә.
ПРОЕКТ ХАКЫНДА
Бу проект нәкъ вакытында оештырылган гына түгел, әйбәт итеп уйланылган да, дип саный сәнгать белеме докторы, Казан консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев. “Без яратып өлгергән җырлар, эшкәртелгәч, алтын фондтагы әсәрләргә хас булганча балкый башлаячак, - ди “Татар-информ” әңгәмәдәше. – Бик мөһим мәсьәлә хәл ителә. Чөнки без мәдәни элемтәләрнең өзелүенә, күп кенә нәрсәләр турында китаплардан гына белеп булачак чорга якынлаштык”, - ди профессор.
Тамашаның музыка җитәкчесе - трубада виртуоз уйнаучы, бэнд-лидер, педагог һәм телевидение алып баручысы Вадим Эйленкриг. Исеме дөньякүләм танылган яшь музыкант Казанда инде берничә тапкыр булган, аны ул үз шәһәре дип саный. “Минем оркестрда һәр кеше – йолдыз, дип сөйләде оркестр җитәкчесе. – Гаять югары дәрәҗә бу. Без валторнистларны һәм кыллы төркемне алдык, һәм алар иң югары дәрәҗәдә. Мин хәзер шушы проект белән янып яшим”.
Яз - илһамның яралган вакыты. Шуңа да оештыручылардан яңа ачышлар һәм безне шаккаттыруларын көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
-
28 февраля 2026 - 11:21
БДИ ТАПШЫРУ ПУНКТЛАРЫНДА МӘКТӘПЛӘРГӘ ҺӨҖҮМ ОЧРАКЛАРЫ ЕШАЮ СӘБӘПЛЕ САКЛАУНЫ КӨЧӘЙТӘЧӘКЛӘР
-
27 февраля 2026 - 08:36
БАЛАЛАР IT ПАРКЫ ДИТ-ТОЛКС АЧЫК СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫН ПРОЕКТНЫ БАШЛАП ҖИБӘРӘ
-
26 февраля 2026 - 14:09
ТАТАРСТАНДА «АҖАГАН 2.0» УЕНЫНЫҢ ӨЧЕНЧЕ СЕЗОНЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев