Логотип Идель
Ялкын

ЯУЛЫК ЯБУ МИҢА НИ БИРӘ?

Яулык япкан кызларны күрсәк, хиҗаптан йөри дибез. Ә чынлыкта әлеге сүзнең асылын аңлаучылар бик аз. Хиҗап ул яулык кына түгел, ул – хатын-кызларның гаурәтләрен каплый торган кием.


Бу киемнең шартлары үтәлергә тиеш:


1. Кул чуклары һәм биттән кала бөтен тәнне капларга;

2. Күзләрне җәлеп итә торган зиннәтле әйбер такмаска;

3. Үтә күренмәле, тар һәм кысан кием кимәскә;

4. Хушбуйлар кулланмаска

Мин яулыкны беренче сыйныфка кергәндә бәйләдем. Мөселман мәктәбе булгач, бөтенесе дә яулыктан иде, миңа бик тә җиңел булды. Ә Борындык авылына күчкәндә, бишенче сыйныфны тәмамлаган идем. Иптәшләрем мине ничек бар шулай кабул иттеләр. Әле ялгыш бер-ике бөртек чәчем чыгып китсә, шунда ук «Динара, чәчең чыккан,» – диләр.


Кайбер кызларның «Минем дә яулык киясем килә,» – дип әйткәннәре бар. Ләкин, кызганыч, күбесе яулыкны намаз укыганда, яки мәчеткә кергәндә генә кияргә кирәк дип уйлыйлар. Әйтерсең, Аллаһ Тәгалә намаздан чыккач, безне күрә алмый. Аллаһ Тәгалә безне күрү генә түгел, безнең нәрсә уйлаганыбызны да белеп тора.


Мин хиҗап киюемне тыныч йөрәк һәм ихлас күңел белән кабул итәм, чөнки моның Аллаһ Тәгалә кушкан гамәл икәнен ачык беләм. Хиҗап ул минем өчен кием генә түгел. Ул яшәү рәвешем һәм иманымның бер өлеше. Әгәр дә инде яулык япканбыз икән, без һәр яклап үрнәк булырга һәм, ихласлыгыбызны арттырып, Аллаһ кушканча яшәргә бурычлы.




Гаурәтне каплау кирәклеге турында «Нур» сүрәсенең 31 нче аятендә язылган. «Әйт мөэминә хатын-кызларга: намус һәм гыйффәтләрен сакласыннар, йөз һәм кул чукларыннан кала, гаурәтләрен күрсәтмәсеннәр. Баш яулыклары муеннарын, күкрәкләрен каплап торсын».



Федотова Динара
9нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев