"ЯЛКЫН" КАБЫЗГАН ЯЛКЫН"

Сыйныфыбыз белән Казанга барып, "Сез иң гүзәл кеше икәнсез!" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашып кайттык! Бүләкнең саллысы – музыкаль колонкалар безгә, бәйге җиңүчеләренә эләкте. Укучылар, укытучылар һәм экспертлар катнашында "Укырга вакыт" дип аталган түгәрәк өстәлдә катнаштык. Анда "Уку: искелекме, модамы? Безгә нинди әсәрләр кирәк?" кебек сорауларга җавап эзләдек. Телевидение, милли китапханә, редакциядә эшләүчеләр фикерен ишеттек. Хәзер күпләр заман техникасына мөкиббән киткән вакытта, китап укучылар да юк түгел икән. Бала кечкенәдән китап укып үсәргә тиеш, ә инде үскәч, китапны яки интернетның кайсын сайлавы үз иркенә куелсын дигән фикерне хуплаучылар күп булды.

Тиздән безнең мәкаләләребез журналның электрон сайтында һәм март санында басылачак икән. "Ялкын" белән дуслыгыбыз өзелмәс дип уйлыйбыз, чөнки әлеге очрашу безнең күңелләрдә ялкын кабызды. Кол Шәриф мәчете, Казан Кремле урнашкан урамда йөреп, башкалабызның матурлыгына, төзеклегенә сокландык. Казанга сәяхәтебез хәтеребездә озак сакланыр әле.

7 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Г.Әһлиуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«КЕШЕЛЕКНЕ МАКТАП КӨН ДӘ КҮКТӘ КОЯШ ЕЛМАЙСЫН»: «АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ
1286
0
0
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
6135
0
1
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
8614
0
0