Логотип Идель
Ялкын

ЯКТЫЛЫКНЫ КИРЕ КАЙТАРА - ГОМЕРЕҢНЕ САКЛАП КАЛА

Үз сәламәтлегең турында үзеңә кайгырту кирәклеген һәркем белә. Шул исәптән иминлек турында да. Тик кайвакыт безне саклый торган элементар әйберләргә кул селтибез. Баксаң, вак кына әйберне куллану да безнең гомерне саклап кала икән.


Сүзем яктылыкны кире кайтара торган элементлар турында. Караңгы төшкән вакытта аларны куллану, чыннан да, кеше гомерен саклап кала. Татарстанның дәүләт инспекциясе дә искә төшерә: торак пункттан читтә караңгы вакытта юл аркылы чыкканда, юл кырыеннан барганда, жәяүлеләрнең яктылыкны кире кайтара торган элементлары булырга тиеш. Хәер авыл, бистә, шәһәр эчендә дә аларны куллану бары файдага гына була.


Машина, якын фаралары кабызылган килеш хәрәкәт иткәндә, йөртүче бары тик 50 метр ераклыктагы кешене генә күрә ала. Әлбәттә, бу араны узганда, автомобильне тиз генә туктатып булмый. Әгәр җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булса, бу ара метрдан 200 метрга кадәр җитә. Бу очракта җәяүлене күпкә алданрак күрергә мөмкин. Мондый ысулны куллану җәяүлене бәрдертү керү очрагын 65 процентка киметә.


Исегезгә төшерәбез, юл йөрү кагыйдәләре буенча яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланмау өчен 500 сум күләмендә штраф та салырга мөмкиннәр.




2017 елның ике аенда гына да Татарстанда дүрт җәяүле һәлак булган. Алар яктылыкны кире кайтара торган элементлоарны кулланмаган булган. Тагын 6 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.



Юлларда сак булыгыз! Исән-имин йөрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев