Логотип Идель
Ялкын

«ЯҢА КОЛЛЕКТИВ – ЯҢА ТОРМЫШ!»

Тормыш кайчак безгә ошамаган нәрсәләрне үзгәртергә, дөнья белән булган мөнәсәбәтләрне төзәтергә искиткеч шанс бирә. Гадәттә, мондый үзгәрешләр көз башына туры килә: яңа мәктәп, яңа сыйныф, югары уку йортында беренче көннәр, өстәмә курслар... Бу “яңа тормыш” турындагы уйлар синдә курку һәм буыннар калтыравын гына уятамы? Димәк, безнең киңәшләр нәкъ синең өчен!

Алдан әзерлән!

Булачак коллективың белән алдан ук танышып куйсаң, бу кешеләр белән бер бүлмәгә килеп эләгү алай ук уңайсыз һәм куркыныч булмаячак. Ничек танышырга, дисеңме? Бәхеткә, без виртуальләшкән заманада яшибез һәм булачак  сыйныфташларың\төркемдәшләреңне син берничә төймәгә басып таба аласың. Барыбызны үз куенына алган “Вконтакте”, “Одноклассники” сайтлары поисковикларында уку йортын, сыйныфны\факультетны кертеп, син тиздән турыдан-туры очрашачак кешеләр белән элемтәгә кереп, аларның холкын, кызыксынуларын өйрәнә аласың! Интернетта аралаша башлаган кешеләр белән күзгә-күз очрашкач, сөйләшер темаларның бихисап булуын да аңларсың.

Виртуаль авторитет яула!

Әгәр дә син бу кешеләр белән инде уку сәгатьләрен бергә үткәрә башлагансың икән –коллективны тагын да якынрак өйрәнү комачау итмәс. Моның өчен интернетта тагын бер нәрсә бар: гадәттә бер сыйныфта, бер төркемдә укучы егет-кызлар социаль сайтларда үзләренең виртуаль төркемнәрен булдырып, биредә коллектив тормышындагы төрле вакыйга-яңалыкларга багышланган интерактив әңгәмәләр оештыралар . Мондый төркемне эзләп табып, андагы фикер алышуларда катнаш - үзеңнең яңа, оригиналь фикерле, кызыклы шәхес булуыңны күрсәт (артык канат җәймичә генә). Виртуальлектә яулаган авторитетыңның реальлеккә күчүен сизми дә калырсың!

Көзгегә кара!

“Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар” дигән мәкаль исеңдәме? Бу - синең ситуциягә 100% туры килә торган сүзләр. Шуңа күрә, яңа танышларың белән очрашкан беренче көннәрдән үк үзеңнең тышкы кыяфәтеңә аеруча игътибарлы бул. Майланган чәчләр һәм кимерелгән тырнакалар беркемдә дә яхшы тәэсир калдырмас.

Елмай!

Ачык йөзле һәм ихлас бул. Башкаларның казанышлары белән кызыксынырга, алар өчен чын күңелдән сөенергә тырыш. Тик тырышлыгың артыкка китмәсен: һәрбер кешенең фикере белән килешергә, “әйе, шулай, шулай” дип баш кагып торырга гына ашыкма. Барысына да ярарга тырышу синең турында начар фикер калдырырга мөмкин. Үзеңнең индивидуаль, креатив фикер йөртә белүеңне күрсәт.

Үзеңә карат!

Үзең турында бер-ике кызыклы тарих әзерләп куй -  үзеңне кызыксындырган нәрсәләр, яраткан шөгыльләрең турында. Сиңа игътибар иткәнне көтеп, оялчан карашлар ташлап  бер почмакта утырма. Актив бул! Үзеңне алдан ук “мин – бу коллективның аерылмас бер өлеше” дигән уйга көйләп куй. Үз-үзеңә нинди мөнәсәбәттә булсаң – башкалар да сиңа шундый мөнәсәбәттә булыр.

Нык бул!

Бәлки, кемдәдер сине “ныклыкка тикшерү” теләге булыр. Провокацияләргә бирешмә! Ачу саклама һәм үпкәләмә. Андый-мондый очракларда үз-үзеңнән көлә бел. Самоирония дигән нәрсә  гадәттә тирә-яктагыларда супер-хөрмәт тудыра! Оптимистларны бөтен җирдә яраталар. Шаярырга тырыш, тик шаяруларың йомшак булсын һәм кемне дә булса үпкәләтә күрмәсен.

Иң мөһиме – үз-үзең булып кал. Исеңдә тот: яңа коллекттивка эләгү – ул җәмгыятьтә, тирә-яктагылар арасында кирәкле позиция яулау һәм яңа тормыш башлауга менә дигән мөмкинлек! Бу шансны берничек тә кулдан ычкындырырга ярамый. Уңышлар!

[gallery size="full" ids="3697,3695,3694"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев