Логотип Идель
Ялкын

"XIV РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ РӨСТӘМ БИКМУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЯШЬЛӘР ҖЫР-ШИГЫРЬ «БикаФест» ФЕТИВАЛЕ"

XIV Республикакүләм Рөстәм Бикмуллин исемендәге яшьләр җыр-шигырь «БикаФест» фестивале Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Сәләт» Татарстан яшьләр җәмгыяти фонды, «Казанский завод синтетического каучука» ААҖ тарафыннан оештырыла.

Фаҗигале рәвештә дөньядан киткән, «Сәләт»нең кадерле һәм якын дусты Рөстәм Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү теләге белән, сәләтлеләр 2001нче елдан Рөстәм Бикмуллинга багышланган, һәръел үткәрелүче республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр иҗат фестивален оештырырга карар кылалар һәм аңа Рөстәм Бикмуллин исемен бирәләр (2013нче елдан «БикаФест» дип атала башлый).
Рөстәм Бикмуллин фестиваль-бәйгесенең төрле ел җиңүчеләре арасында, хәзер инде татар эстрадасының һәм шигъриять олимпының якты йолдызлары булып танылган, Асылъяр,Илназ Сафиуллин, Айдар Сөләйманов, Ләйсән Әсхәтова, Миләүшә Сафина кебек җырчылар, Гөлназ Гарипова, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гибадуллина, Ләйсән Фәтхетдинова, Алинә Бикмуллина, Рифат Сәләхов кебек шагыйрьләр бар.

Фестивальнең үткәрелү урыны һәм вакыты һәр елны оештыручылар тарафыннан билгеләнә. 2015нче елны «БикаФест» 14нче тапкыр узачак. Фестиваль ике этапта үтә:
1нче этап – катнашырга теләк белдергәннәрне сайлап алу, конкурс портфолио һәм соңгы ике елда иҗади бәйгеләрдә ирешкән нәтиҗәләр нигезендә булдырыла.

2нче этап – бәйгенең үзендә сайлап алу.

Беренче этаптан соң катнашучы сайлап алу турына чакырыла. Ул 24-нче октябрь көнне түбәндәге адрес буенча үтәчәк: Казан шәһәре, Островский урамы, 23, «Сәләт» йорты.

Ә инде 25-нче октябрь көнне «БикаФест» барлык җиңүчеләрен котлап гала-концерт уздырылачак.

«БикаФест» түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

-          иң оста автор-башкаручы;

-          иң оста коллектив-башкаручы;

-          татар халык җырларын иң оста башкаручы;

-          бард җырларын иң оста башкаручы (гитара белән җырлаучы автор-башкаручы);

-          үз әсәрен иң оста укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция);

-          автор әсәрен иң оста укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция).

Катнашучыларның теләк белдерүләре 2015-нче елның 16-нчы октяре 12:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Фестивальнең оештыру коммитеты «Сәләт» Йортында урнашкан

(Казан шәһәре, Островский урамы, 23), телефон 8 (843) 292-16-05, эш вакыты 9:00-18:00, офис 15.

E-mail: BikaFest@gmail.com

ВКонтакте рәсми төркеме: vk.com/BikaFest

Тулырак мәгълүматны Сәләтнең рәсми сайтыннан белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев