Логотип Идель
Ялкын

"УНИЧТОЖЬ МЕНЯ!"

Акылсызлык эшләп акыллы булырга өйрәтүче көндәлек: табышмы, әллә ялгышмы?

Мәктәптә укыганда аеруча кызлар арасында истәлек дәфтәрләре язу киң таралган иде. Кулдан кулга йөреп таушалып беткән, хәтер-хатирәләр тулы мондый көндәлекләр күпләрдә бүген дә сакланадыр әле.


Хәзер исә балалар мондый истәлекләр язып азапланмыйлар, көндәлек-блокнотларны кибеттән генә сатып алалар. Ул көндәлекләрдә барысы да язылган, ясалган, бизәлгән, биремнәр бирелгән. Аларның ниндиләре генә юк, хәтта ашый торганнарына кадәр бар.




Канада рәссамы Кери Смит блокнотында нәкъ менә кәгазь битен чәйнәргә кушылган бирем бар. Көндәлекнең исеме дә үзенчәлекле «Мине юк ит!». Карап торышка гади генә кәгазьдән, аклы-каралы гына бизәлгән бу блокнот миллионлаган тираж белән таралган. Безнең илдә дә бар ул. Казанда мин аны гадәти булмаган бүләкләр сатыла торган сәүдә ноктасында күрдем. Бәясе – 600 сум. «Бу китап иҗатны үстерә. Креативлыкны син бар нәрсәне җимерүдә күрерсең, әзерлән, синең тормышың тагын да акылсызга әйләнәчәк», – дип язып куйганнар беренче битендә. Гаҗәпләнгәнемне күреп, сатучы: «Бу бик үзенчәлекле бүләк. Баланы гадәти булмаганча уйларга өйрәтә», – дип, блокнотны мактарга тотынды. Битләрен актарам. Тәкъдим ителгән биремнәрнең мәгънәсезлегеннән исең китәрлек: төсле конфет аша да телең белән бу биткә рәсем яса; кәгазьне яла; бу биткә пычрак сыла; монысы белән юылмаган машинаны сөртеп ал; бу блокнот белән көтелмәгән хәл кыл; үлгән бөҗәкләрне җый; аяк белән бас; бу биткә каһвә түк… Бу блокнот балада ничек креативлык уятырга мөмкин, дип сатучыга карыйм.

– Без бит кечкенәдән балаларны китапны сакларга кирәк, ертырга ярамый дип өйрәтәбез. Бу блокнот кагыйдәләрне бозарга ярдәм итә. Бала бу дәфтәр белән нәрсә тели – шуны эшли: ташлый да, суга да чылата, пычракка да батыра. Кыскасы, хисләренә ирек бирә, – ди сатучы.
Китапның кадере болай да бетә барган заманда, янган утка ялкын өстәү генә түгелме икән бу.



Җимерү – иҗат була аламы?

Психолог Люция Закирҗанова исә моны маркетинг төре, реклама алымы дип аңлата.

– Балаларга кечкенәдән нәрсәне дә булса җимереп карау кызык тоела бит. Үсә-үсә, балада билгеле бер шаблоннар формалаша. Бу блокнот шул шаблон кагыйдәләрне җимерүгә корылган. Әйе, бала агрессиясен ничек тә чыгарырга тиеш. Психологик тренинглар вакытында да әлеге блокноттагы биремнәргә охшаган кайбер алымнар кулланыла. Әмма моның өчен фәлән суммага блокнот сатып алырга кирәк түгел. Гади кәгазь бите дә җитә. Әхлаклылык, креативлык ягыннан блокнотның уңай ягын күрмим. 2000 нче еллардан соң туган балалар болай да үзенчәлекле. Тамаклары тук, өсләре бөтен дигәндәй, күбесе җитеш тормышта яши. Тик менә яхшы белән начар арасындагы чикләр генә югалган. Көчләре күп, энергияләре ташып тора. Шул ук вакытта акны карадан төгәл аеру сизелми, «ярамый» дигәнне кабул итмиләр. Алар өчен креатив булу – текәлек билгесе. Креативлыкның асылы, әлбәттә, җимерү була алмый. Ул блокнотта уйландыра торган, психологик яктан файдалы биремнәр булса, күпкә отышлырак булыр иде. Эшләгән гамәлләрең өчен җаваплылык хисен тою булырга тиеш. Ничек кенә булмасын, без җәмгыятьтә яшибез икән, һәркем үзен билгеле бер кысаларда тотарга мәҗбүр. мәктәптә укучыларның тау­шалган дәфтәрләре, тышланмаган дәреслекләре еш кына күзгә чалына. Димәк, китапларга сак караш кечкенәдән формалашмый. Гомумән, күп нәрсә тәрбиядән килә. Ата-аналар балаларга яхшыны яманнан аерырга өйрәтсәләр, мондый блокнотлар гына аларның фикерен үзгәртә алмаячак, – ди психолог.

Язманы әзерләгәндә, элекке заманнан килгән шаярулар искә төште. Подъездларга язу, асфальтка рәсем ясау, парта асларына сагыз ябыштыру, чәйнәлгән кәгазьне дәрестә линейка белән аттырып утыру, укытучы урындыгына кнопка кую… Чит илдән кергән блокнотлардан өйрәнмичә дә, акылсызлык­лар җитәрлек ләбаса бездә.

Эльвира Мозаффар


//Шәһри Казан//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев