Логотип Идель
Ялкын

«ТУКАЙНЫ БЕЛГӘН ӨЧЕН АКВАПАРККА БИЛЕТ»

«Салават күпере» балалар журналы февраль санында «Нәни Апуш юлы» («Путь маленького Апуша») бәйгесе игълан иткән иде. Аның шартлары буенча, балалар Габдулла Тукай исемендәге Әдәби музейга барып, бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап бирергә тиеш иде. Бу эш җиңелләрдән булмагандыр, чөнки әле кайбер олы кешеләр дә Тукайның әти-әнисе яки аның Әдәби музейда сакланучы шәхси әйберләре турындагы сорауга җавап бирә алмый.


Ләкин шунысы игътибарга лаек: республикабызда яшәүче балалар Г.Тукайның биографиясе белән дә, иҗат юлы белән дә яхшы таныш икән. Чөнки бәйгегә 300 эш кабул ителде, шулар арасында 90 бала дөрес җаваплар җибәргән иде.


Катнашучыларның географиясе киң: Казан, Арча, Биектау, Балтач, Кайбыч, Кукмара, Актаныш, Саба, Әлмәт, Балык Бистәсе, Норлат, Мамадыш, Сарман, Чистай, Буа, Теләче, Тәтеш, Мөслим, Яшел Үзән.


Иң яшь катнашучыбыз Сөләйман Закировка (Балтач, Кариле) 1 генә яшь әле (димәк, аның әти-әниләре балаларында кечкенәдән үк әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләп үстерә). Иң зур катнашучы Камиләгә Гобәева (Казан) 14 яшь.


2016 нчы елның 24 нче маенда Е.А.Боратынский музеенда «Нәни Апуш юлы» («Путь маленького Апуша») бәйгесенең җиңүчеләрен тантаналы рәвештә котлау һәм музей буенча экскурсия оештырылды. Дәрәҗәле кунаклар арасында: Габдулла Тукай исемендәге Әдәби музей директоры – ф.ф.к. Гүзәл Фардиновна Төхвәтова, Е.А.Боратынский музее мөдире Ирина Васильевна Завьялова да бар иде. Һәрбер җиңүче диплом һәм аквапаркка билет белән бүләкләнде. Балаларның шат, көләч йөзләре чараның 100% уңышлы булуын дәлилләде.


[gallery size="full" ids="8337,8339,8340"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев