Логотип Идель
Ялкын

«ТУГЫЗЫНЧЫ КӨН»

Су спорт төрләре сараенда 12 спортчы кыз гаҗәеп чыгышлар ясадылар. Медаль өчен драматик ярышта 383, 55 баллы нәтиҗә туплап, пьедесталга Кытайдан килгән суга сикерүче кыз менде.

Суга сикерүдә катнашучылар исемлегендә иң яхшы спортчылар булганлыктан, җанатарлар яхшы ярыш караячакларын алдан ук сизделәр. Чигенүдән мәгънә юк – артта шул ук “компания”гә кергән әлеге Чемпионатта яуланган медальләр. Алда бары тик микстта чыгыш ясау һәм ир-атларның каланчадан сикерүе генә калу финалның мөһимлеген арттырды, бүген күп спортчылар өчен судьялар һәм тамашачыларны соңгы тапкыр шаккатыру мөмкинлеге булган көн иде. Кемнең барысына да нокта куясы килмәсен ди?

Ши Тинмао, Дженнифер Абель, Эстер Квин һәм Памела Уэйр – хатын-кызлар арасында 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерү буенча призерлар командасы – финалны тамашачылар 25 июль көнне карады. 30 баллдан артыграк нәтиҗә күрсәткән Кытай кызына алтын эләккән булса, Канада кызлары көмешкә лаек булдылар, ә австралияле Квин пьедесталга бронза артыннан менде. 28 июль көнне әлеге Чемпионатны соңгысы дип әйткән италияле спортчы кыз -  17 тапкыр Европа чемпионкасы һәм суга сикерү легендасы Таня Каньотто бер метрлы трамплиннан сикерү буенча беренче урынны яулады. Көмеш һәм бронзаны Кытай кызлары Ши Тинмао һәм Хэ Цзы алды.

Медалистлар исемлегенә кермәсә дә, австралияле Меддисон Кини Казандагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында бер метрлы трамплинда әйбәт чыгыш ясады. Бүген исә ул көрәшкә әзер булуын белдерде – 3,4 катлаулылык коэффициентын аннан кала бары тик Дженнифер Абель гына сайлады. Калганнар 3,1дән югарыракка тәвәккәлләмәделәр.

Бер үк авырлыктагы беренче сикерүне сайлаган Кытай кызлары 76, 50шәр балл тупладылар. Нәтиҗәдә, өчлектә үзләреннән 3,5 баллга калышкан Абельга гына урын калдырдылар. Каньотто һәм Квин икенче сикерүләрен 4 һәм 5нче урында булган килеш ясадылар. Иң үткен момент – Австралия кызының хатасы булды. Нык дулкынлану сәбәпле, Кини суга икенче тапкырдан гына сикерә алды. Ә бу, кагыйдә буларак, нәтиҗә балларына йогынты ясады.

Трамплиндагы өченче сикерештә исә Украина кызы Елена Федорова ялгышты. Дулкынлану артты. Турнирның уртасына беренчелекне Ши Тинмао алды, аның артыннан Хэ Цзы барды, өчлекне Абель япты. Яхшы чыгыш ясап килгән Таня Каньотто да бронза өчен ярыша ала иде.

Соңгы сикерү башланганда призерлар урыннарын үзгәртмәделәр, ә өчлеккә Италия кызына бишенче урынны калдырган Эстер Квин якынлашты. Соңгы мөмкинлектә түбән баллар алган Дженнифер Абель күз яшьләрен тыя алмады – ул ясаган хаталар медаль алу мөмкинлеген юкка чыгарды, спортчы кыз 7 нче урында тукталды. Бу исә бронзаны Таня Каньотто яулады дигәнне аңлатты. Алтын һәм көмешне, бернинди гаҗәпләнүләрсез, Кытай кызлары Ши Тинмао һәм Хэ Цз алдылар.

ДЧ-2015. Суга сикерү.

Хатын-кызлар. Трамплин 3 м.

1. Ши Тинмао (Кытай) – 383.55

2. Хэ Цзы (Кытай) – 377.45

3. Таня Каньотто (Италия) – 356.15

1 август. Казан. Су спорт төрләре сарае

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев