Логотип Идель
Ялкын

ТЕСТ: СИН ЛИДЕРМЫ?

ЛИДЕР КЕМ УЛ? БОЕРЫКЛАР БИРЕП ТОРУЧЫМЫ? ЮК! ЯХШЫ ЛИДЕР, КАЛГАННАРНЫ ЭШКӘ ӨНДӘҮЧЕ. СИНДӘ ЛИДЕРЛЫК СЫЙФАТЛАРЫ БАРМЫ? ТЕСТНЫ ҮТЕП, ТИКШЕРЕП КАРА. СОРАУЛАРГА ИХЛАС ҖАВАП БИРҮ ШАРТ.син лидермы

1. Син дусларың белән ниндидер катлаулы мәсьәләне хәл итү юлларын эзлисең. Әгәр кемдер синекенә караганда күпкә яхшырак идея тәкъдим итсә, син...


а) борчыласың;


ә) дулкынланасың;


б) кызыксынасың.


 

2. Дәрестә сез төркемнәргә бүленеп проект эшлисез. Башкаларныкы белән чагыштырганда синең идеяләр ...


а) яхшырак;


ә) начаррак;


б) начар түгел, ләкин яхшырак та түгел.



3. Син башкаларга мөһим фикер җиткерергә теләгәндә...


а) сине тыңламыйлар;


ә) сине тыңлыйлар, ләкин алар бу фикерне аңларга сәләтле түгел;


б) тыңлыйлар һәм аңлыйлар.



4. Син бу эшне башкаруга күп вакыт сарыф иттең. Ләкин сине әлегә кадәр берәү дә мактамады, гомумән, бернинди җавап булмады. Син нишләячәксең?


а) бу сине гаҗәпләндерә, эшне туктатып торасың;


ә) бу эшне ташлап, икенчесенә тотынасың;


б) бу эшне ахырына кадәр җиткерәсең, чөнки аны кирәкле дип саныйсың.



син лидермы 25. Сине проектта катнашырга чакыралар. Ләкин монда сиңа бары тик гади катнашучы, кушканны эшләүче роле генә бирелә. Моңа ничек карыйсың?


а) яхшы карыйсың, лидер ролендә син үзеңне барыбер уңайсыз хис итәсең;


ә) әгәр сине «начальник» итеп куймасалар, катнашмаячаксың;


б) кайвакыт гади катнашучы булып торуга да каршы түгел.


 

6. Теләгән эшең барып чыкмаганда нишлисең?


а) бу эшне ташлыйсың, килеп чыкмый икән, димәк, бу өлкә синеке түгел;


ә) бу эшне ташлыйсың, чөнки башкалар сине аңламый;


б) моннан үзең өчен нәтиҗәләр чыгарасың, алар сиңа киләчәктә ярдәм итәчәк.


 

7. Сине класс белән башкарыла торган эшкә җаваплы итеп билгеләделәр. Син ...


а) эшнең күп өлешен калганнарга тапшырачаксың;


ә) дөрес булсын өчен, барысын да үзең эшлисең;


б) кызыксыну һәм мөмкинлекләренә карап, һәркемгә эш бүлеп чыгачаксың.



8. Карашлары һәм әзерлек дәрәҗәсе синекеннән аерылып торган кеше белән син үзеңне ничек хис итәсең?


а) уңайсыз; 


ә) үзеңне өстен  хис итәсең яки, киресенчә, ул кешенең өстенлеге сиңа тынгы бирми;


б) башка төрле карашлар синдә кызыксыну һәм хөрмәт уята;



9. Объектив тәнкыйть синдә...


а) канәгатьсезлек хисе;


ә) ачу;


б) тәнкыйтьләнүче якларны төзәтү теләге уята.



син лидермы 110. Юлыңда киртәләр очрап тора, син теләгәнчә килеп чыкмый. Син...


а) моңа кадәр ясаган хаталарыңны исеңә төшерәсең, әгәр болай эшләмәгән булсам, дип уфтанасың;


ә) башкаларны гаеплисең;


б) алга таба бару юлларын эзлисең.


 

ҖАВАПЛАР:


«а», «ә» һәм «б» җавапларын сана:
7 яки күбрәк «а» җыйгансың икән, димәк, сиңа яхшы лидер булу өчен башта үз-үзеңдә ышаныч тәрбияләргә кирәк.

7 яки күбрәк «ә» җыйгансың икән, димәк, сиңа яхшы лидер булу өчен, башкаларга ышанырга өйрәнергә кирәк.

7 яки күбрәк «б» җыйгансың икән, димәк, син үзеңә һәм башкаларга реаль күзлектән карыйсың, дөрес бәя бирә беләсең. Үзеңә һәм башкаларга мөнәсәбәтең яхшы лидер булырга ярдәм итәчәк.

Әгәр нәтиҗәләр син көткәнчә түгел икән, моның ни өчен шулай булуын аңларга тырышып кара. Сиңа нәрсә җитми? Кайчан да булса лидер ролен үз җилкәңдә татып карарга туры киләчәк, шуңа күрә үз өстеңдә эшләү бик мөһим.


 

Тагын укырга:


ТАТАР БАЛАЛАР ЛИДЕРЫ МӘКТӘБЕ


ДЕПУТАТ БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев