Ялкын
"Телефон террорчысы" Әлмәт мәктәбендә бомба бар дип шау-шу күтәрә
9 гыйнвар көндезге 2 туларга 10 минутта, кичектергесез хезмәтләрнең “112” бердәм номерына шалтыратып, бала тавышы белән шәһәрнең 15 нче мәктәбенә бомба куелганлыгы турында хәбәр ителә.
Шевченко урамындагы әлеге мәктәпкә шәһәрнең кичектергесез хезмәтләре тиз арада килеп җитә, бинадан балалар һәм олылар эвакуацияләнә, аннары кинологлар этләр белән тикшереп чыга, әмма шартлаткыч җайланма табылмый.
Республиканың Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, полицейскийлар бомба турында хәбәр ителгән телефон хуҗасының кемлеген ачыклаган: ул 15 нче мәктәп укучысы булып чыккан.
Аннан сораштырып, полицейскийлар бомба турында хәбәр иткән кыз турында белешкән. 15 яшьлек әлеге кыз да шушы ук мәктәптә укый икән. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекция хезмәткәрләре аны тоткарлаган. “Террорчылык акты турында белә торып ялган хәбәр бирү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзерге вакытта кызның “112” хезмәтенә шалтыраткан аудиоязмасы йолып алынган. Язмага экспертиза ясалгач, аның нәтиҗәләре буенча карар чыгарылачак. Әлегә үсмер кыз өенә кайтарып җибәрелгән.
//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев