Логотип Идель
Ялкын

СИНХРОНИЯ: УЙЛАП КЫНА БЕТЕРДЕМ - ТОРМЫШКА ДА АШТЫ

Тормышыңда кеше ышанмаслык сәер хәлләр булганы бармы? Берничек тә була алмый торган вакыйганың булганы? Каршыгызга әле генә уйлап бетергән кешенең килеп чыгуын ничек аңлатырсың?

Мисал өчен, син урам буйлап барасың ди, һәм исеңә 1 нче сыйныфта сезнең белән укыган, аннан башка мәктәпкә күчеп киткән сыйныфташ кызың искә төште, син күзләреңне күтәрәсең һәм... синең каршыңда ул! Күпмедер үзгәргән, үскән, әмма танып була. Бүтән мисал: телефонны алып кемгәдер шалтыратмакчы буласың, ә телефон инде үзе үк шалтрый һәм экраннарда сез җыйган номер хуҗасының исеме чыга. Эчке уйлануларның тышкы вакыйга белән туры килүе күренешен Карл Густав Юнг синхрония дип атаган.

Карл Густав Юнг үзенең озын тормыш юлында мондый вакыйгалар белән бик еш очрашкан һәм ул, болар барысы да тикмәгә генә түгел, монда нинидидер мәгънә бар, дигән нәтиҗәгә килеп, синхрония төшенчәсен өйрәнүгә алынган.



 

Булган хәлләр:

1. Шотландиядәге бер авыл халкы җирле кинотеатрда бер фильм карап утыра икән: геройлар һава шарына утырган моментта каты тавыш чыга. Соңыннан ачыкланганча, кинотеатрның түбәсенә һава шары төшкән булып чыга. Нәкъ кинодагы кебеге!

2. Икенче очрак Болгариядә София шәһәрендә була. Милко Стоянов атлы карак чираттагы квартираны "чистартып" , урлаган әйберләрен рюкзагына сала да, су агып төшә торган торбадан төшәргә уйлый. Икенче кат турыларына җиткәч, полиция машиналары тавышын ишетеп, ул куркудан торба стенасыннан кулларын ала һәм яшен тизлеге белән аска ыргыла. Нәкъ шул чакта торба яныннан узып барган бер егетнең өстенә килеп тә төшә. Полиция хезмәткәрләре кайсысының карак икәнлеген аңлый алмыйча, икесен дә алып китә. Нәтиҗәдә, гаепсез дип табыласы егет полиция тарафыннан озак вакыт эзләнгән карак булып чыга. Монысы әле ярый, сез бит әле аның исемен ишетмәдегез - Милко Стоянов, беренче каракныкы кебек үк.

3. Бер ир-атка Тайваньда эш тәкъдим итәләр. Кичке аш вакытында бу хакта хатынына җиткергәч, хатыны аңа: "Мин бит бу шәһәр турында берни дә белмим, белешергә, уйлашырга кирәк", - дип җавап кайтара. Әйтеп кенә бетерүе була, телевизордан Тайвань турында тапшыру башлана. Алар бу вакыйганың бер дә юктан гына булмавына инанып, күченеп китәргә тәвәкәлли һәм беркайчан да үкенми.

Синхрония кешеләрнең ялгыз булмауларына, дөньядагы бар нәрсә дә бер-берсенә бәйле һәм бер вакыйганың ахыры икенчесенең башы булуына дәлил булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев