"Ә СИН ПЕШЕРӘ БЕЛӘСЕҢМЕ?"
Апас районыннан килгән хат белән уртаклашуны дәвам итәбез.
Исәнме, «Ялкын» редакциясе! Апас районы Биеш урта мәктәбенең мин укыта торган 6нчы сыйныфында барлыгы 5 укучы белем ала. Сезнең бәйге турындагы хәбәрне алгач, һөнәрләр темасына сыйныф сәгате уздырдым. Әйдәгез, бу бәйгедә барыбыз да катнашыйк әле дигәч, укучыларым бик теләп ризалаштылар. Икенче көнне үк язма эшләрен әзерләп тә килделәр. Сезнең игътибарга укучыларымның шул язмаларын җибәрәм.
Ихтирам белән, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая ХИСАМОВА.
Өйдә әниемнең ипи пешергәнен һәрвакыт яратып күзәтәм, әле кайвакыт булышам да. Ә беркөнне әниемнән мине үзе эшли торган икмәк пешерү цехына алып баруын үтендем һәм теләгемә ирештем. Ничек кызык икән биредә! Борыннарны кытыклый торган хуш ис таратучы икмәк барлыкка килсен өчен бик зур көч, тырышлык кирәк икән, моңарчы уйлап та карамый идем... Авыр күтәрергә, кызу мич алдында торырга туры килә мондагы эшчеләргә. Бик төгәл, пөхтә, түзем булырга кирәк.
Уйлап карасаң, икмәк пешерү үзе бер сәнгать икән икән бит. Әниемнең шундый кирәкле һөнәр иясе булуы белән мин чиксез горурланам. Икмәк бит кешегә әни кебек үк кирәк. Үскәч, үземнең дә шундый кирәкле һөнәр иясе буласым килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев