Логотип Идель
Ялкын

«СӨЛӘЙМАН - БЕЗНЕҢ ЗАМАН ТУКАЕ»

22-нче март көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) шагыйрь, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе кандидаты Сөләйман иҗатына багышланган «Сүтелә йомгак» исемле иҗади кичә булып узды. Мәдәният һәм сәнгать әһелләре ачык әңгәмә форматында Сөләйманның иҗатын тагын бер кат күздән кичерделәр, шигырьләрен укыдылар. Аның әсәрләрендә тирән мәгънә яшеренгән, татар телебезне камил белмәүчеләр аңлап та бетермәскә мөмкин. Тик андагы хис-тойгыларны, кичерешләрне тоймыйча калу мөмкин түгел.


Мин бар,


Мин юк.


Мин – бер,


Мин - күп.


СөләйманIMG_5567


Филолгия фәннәре докторы, КФУ галиме, мәдәният хезмәткәре Марсель Бакиров һәм язучы, драматург, публицист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла «Сөләйман шигырьләренең төзелеше» темасына сүз куерттылар. Ә филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Нурфия Йосыпова «Бүгенге шигърияттә Сөләйманның роле» темасына чыгыш ясады. Тәрҗемәче, шагыйрә Луиза Янсуар белән язучы, шагыйрь, драматург, җәмгыять һәм дәүләт эшлеклесе Рәзил Вәлиев «Шагыйрь Сөләйман космогониясендә шәхес метаморфозасы» хакында фикер алыштылар.


IMG_5367Татарстан Республикасының халык артистлары Римма Ибраһимова һәм Гөлзада Сафиуллина да Сөләйман шигырьләренә иҗат ителгән җырлар белән чыгыш ясадылар.


Сөләйман иҗатының үзләренең тормышында калдырган эзе хакында «Ялкын» журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина һәм «Сәләт» ветераны Ләйсән Ветрова да сөйләп уздылар.


Мөхтәрәм кунаклар арасында «Сәләт» ветераны, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Аппаратының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин, «Сервис стиль» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Ризванова да бар иде.


Кичә җылы, дустанә мохиттә узды, илһамландыручы, канатландыручы чыгышлар булды. Залда тамаша кылучылар арасында яшьләрнең күп булуы аеруча матур күренеш. Афәрин!


IMG_5449Марсель Бакиров: - Сөләйманның әсәрләре фәлсәфи-интеллектуаль характерда дип әйтер идем мин. Мондый төрдәге шигырьләр иҗат итүнең үз куркынычы бар: шагыйрь кеше акыл сатып әсәренең мәгънә йомгагын югалта. Тик Сөләйманның иҗаты үзгә: фән кешесе булуга карамастан, ул хисләрен сүз аша аңлата белә. Аларда, чын мәгънәсендә, күңел сөйли, йөрәк тыңлый. Аның иҗатына хас тагын бер сыйфат, ул - ихласлылык. Образлы фикерләү җайлы гына аналитика белән чиратлаша. Ул тормышны үзенчә күрә: биредә татар халкының язмышы яшеренгән, җәмгыятьтә шәхеснең роле билгеләнә, кешелеклелек кйммәтләре чагылыш тапкан.


Рәзил Вәлиев: - Бүгенге заманда үз милләтенә битараф кешеләр шактый. Сөләйман исә, киресенчә, милләт дип янып-көеп яши. Дөнья әдәбиятында берничә төрле исем астында берничә танылган шәхесләр барлыгы билгеле. Безнең Җәүдәт Сөләйманов, Әдип Әлмир һәм Сөләйманыбыз - әнә шундыйлардан. Җәүдәт Сөләйманов - хөрмәтле укытучы, галим, фәнче; Сөләйман - танылган шагыйрь; Әдип Әлмир - «Сәләт» хәрәкәтен барлыкка китергән кеше. Афәрин, Җәүдәт!IMG_5226


Рабит Батулла: - Сөләйманның шамаил итеп язып стенага эләрлек әсәрләре бар. Җәүдәт калган милләтләрне һич кимсетми, түбәнсетми, тик үзенекен яклый, саклый белә, горурлана белә. Халкыбызны өзелеп сөйгәнгә, безнең яшьләр өчен «Сәләт» дөньясын барлыкка китергәндер ул. Ул безнең заман Тукае - шундый ук дәртле, көчле һәм акыллы.


IMG_5282

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев