ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ КОТЛАУЛАР | ЛӘЙЛӘ НАСРЕТДИНОВА | ӘНИЕМ
Әни! Һәркем өчен иң изге зат. Бу якты дөньяга килгәч тә, безне йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәүгә көч- дәрт бирүче, гомер уена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче газиз әниләребез.
Әнием...Кадерләп, назлап әйтәбез бу сүзне. Күңелебездә булган бөтен рәхмәтемне дә шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбызга шатланып, кайгыларыбызыны уртаклашып яшәгән газиз әниләребезне дәшәбез.
Дөньяда иң кадерле, иң якын сүз- әни. Минем әниемнең исеме чәчәк исеме - Ләлә. Ул китапханәче булып эшли. Әнием тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә, бар эшкә дә өлгерә. Өебезнең яме ул.Әни безне ике абыемны һәм мине тәрбияли без әнине бик яратабыз.
Ләйлә Насретдинова,
4нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев