Ялкын
ҺӨНӘРИ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА УКУЧЫ ЯШЬЛӘР АРАСЫНДА ДА "ЕЛ СТУДЕНТЫ" БИЛГЕЛӘНӘЧӘК
Татарстанның һөнәри белем бирү уку йортларында белем алучы студентлар өчен быел беренче тапкыр “Ел казанышы” республика бәйгесе уздырыла. Аны ел саен Татарстанда югары уку йортлары студентларына тапшырылучы “Ел студенты” республика премиясе үрнәгендә, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Татарстанның Студентлар лигасы оештыра, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте //Татар-информ//.
Техникум һәм училищеларда укучы студентларның уңышы “Елның җәмәгать эшлеклесе”, “Ел спортчысы”, “Елның иҗади шәхесе”, “Студентлар гаммәви мәгълүмат чарасы”, “Ел волонтеры”, “Студентларның үзидарә органы”, “Елның иҗади коллективы”, “Студентлар хезмәт отряды”, “Ел проекты”, “Фәнни оешма” кебек 5 коллектив һәм 6 шәхси номинациядә билгеләнәчәк. Шулай ук "Ел студенты"на Гран-при тапшырылачак. Барлыгы 263 гариза тапшырылган инде. Жюри әгъзалары аларны 30 гыйнвардан 5 февральгә кадәр тикшерәчәк.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 11 февральдә Түбән Кама шәһәрендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
-
15 июня 2026 - 13:53
ТАРИХ БУЕНЧА БДИДА 100 БАЛЛ ҖЫЮЧЫЛАР САНЫ 1,5 ТАПКЫРГА АРТКАН
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев