«МИЛЛИ ТОРМЫШ ҺӘМ ДИН»
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның 19-21 май көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләренең VII форумын үткәрә. Форум делегатлары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак. Беренче тапкыр Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 2010 елның сентябрь аенда оештырылган иде.
Быелгы форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 67 регионыннан 900 делегат катнашыр дип көтелә. Форумының программасы кысаларында дин әһелләре 19 май көнне аерым секцияләргә бүленеп эшлиячәкләр.
20 май көнне, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак.
21 май көнне, Форум делегатлары, ТР Спасс районы Болгар шәһәрендә узачак«Изге Болгар җыены»нда катнашачаклар.
Шулай ук татар дин әһелләре өчен мәдәни программа да каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев