Ялкын
"МАРИЙ ТЕАТРЫ КАЗАНДА «САЛИКА» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ"
16 февральдә М.Шкетан исемендәге марий милли театры Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә С.Николаев пьесасы буенча куелган “Салика” комедиясен тәкъдим итә.
Спектакльдә вакыйгалар 1912-1914 елларда бара. Төп геройлар бер-берсен яратучы ике ятим – Салика һәм Эрчук. Алар икесе дә Ози Кузи байга хезмәт итәләр. Бу парга кавышу өчен бернинди киртәләр дә юк кебек. Тик Ози Кузи Акпай Полат исемле икенче бер байдан әҗәткә акча алып тора, ә аның исә, күптән түгел генә хатыны үлгән була, Акпай Саликаны күреп, аны үзенә хатынлыкка алырга тели. Саликаның теләгенә каршы килеп, аларны ярәштерәләр. Тик авыл яшьләре Салика белән Эрчукның бәхете өчен көрәшергә булалар...
Әлеге музыкаль спектакльдә марий халыкының тормыш-көнкүреше, йола-гадәтләре чагылыш таба. Спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Марий Эл Республикасының халык артисты Василий Домрачев.
Спектакльдә Марий театрының бөтен труппасы катнаша. Төп рольләрдә М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищасын тәмамлаган яшь артистлар: Салика – Марина Воронцова, Эчук - Игорь Антропов, Чопай - Андрей Яруков, Марина – Светлана Александрова.
Театр артистлары сезне борыңгы марий уен коралларында да уйнап шатландырачак.
Бу кичне театр файесында, шулай ук, фотокүргәзмә дә оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев