Ялкын
«ҖӘЛИЛ ВАРИСЛАРЫНА» - ЯҢА КИТАП
15 февральдә, Муса Җәлилнең туган көнендә, «Җәлил варисларына» дип исемләнгән яңа китапны тәкъдим итү кичәсе үткәрелә. Әлеге китап бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган.
Җыентыкта М.Җәлил шигырьләре белән беррәттән, аның биографиясеннән аерым сәхифәләр, кроссвордлар, ребуслар, интеллектуаль уеннар, биремнәр бар. Китап кече яшьтәге мәктәп балаларына өчен язылган, шулай ук уку-укыту басмасы буларак та кулланыла ала.
Кичәнең махсус кунагы - шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова. Шулай ук кичәдә Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Шәехов, төзүче-авторы Рифат Сәлахов, бизәлеш мөхәррире Миләүшә Вазиева дә катнашалар. Кичә көндезге сәгать икедә, Горький урамы, 17 йортта, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең музей-фатирында узачак.
Кичә татар гимназияләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелә. Кунаклар алдында М.Сәлимжанов исемендәге Актерлар йорты каршындагы «Нур» балалар коллективы, 5нче номерлы музыка мәктәбе, 26 лицей, 31 мәктәп укучылары чыгыш ясаячаклар.
Шагыйрь туган көнендә, елдагыча, музейда шигырьләр һәм җырлар яңгырар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
-
1 июля 2026 - 12:43
КАЗАНДА ЯШЬ МУЗЫКАНТЛАР ӨЧЕН РЕПЕТИЦИЯ БАЗАСЫ БУЛДЫРЫЛАЧАК
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
Нет комментариев