Логотип Идель
Ялкын

«ЛАЙК»ЛАР ҖЫЯЧАК БАНКЕТКА

Мин тәкъдим итәсе мастер-классның берничә «фишка»сы бар. Беренчедән, ул малайларны әтиләре яисә ир туганнары белән берләштерәчәк. Икенчедән, бөтерчек бала-чаганың да, киң бәдәнле егетләрнең дә, «ялкын»дай дәү, сөякләре шыгыр-шыгыр (журнал битләре – кыштыр-кыштыр) килгән өлкәннәрнең дә – барысының да ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк.

Бүген ясыйсы хикмәтле әйберебез агач банкетка дип атала. Алдан кисәтәм: аны ясау өчен берничә җиһаз-станок кирәк булачак. Шуңа да бу эшкә әтиегез яки башка өлкән кеше белән генә алыныгыз. Куркынычсызлык кагыйдәләрен дә истә тотыгыз! Махсус күзлек киеп кенә эшләү рөхсәт ителә.

  1. Беренче эш итеп утыргычның «тәпи»ен ясыйбыз. Моның өчен 45×45мм юанлыктагы һәм 425мм озынлыктагы каен (чыдамлырак) яки нарат борыс (брусок) алабыз.                 1

  2. Линейка белән борысның үзәген билгеләп, карандаш белән тамгалыйбыз.2

  3. Агач өчен кыру (токарный) станогында борысны ике яклап үзәгеннән кысабыз. Ярымтүгәрәк кыру кискече (полукруглый резец) белән борысның өске катламын салдырып, өске өлешен цилиндр рәвешенә китерәбез. Кырганда кысылган борыс әйләнеп тора. Тизлеге агачның диаметрына карап көйләнә. Без минималь диаметр (45мм) белән эш итәбез, шуңа борысны минутына1600 әйләнеш тизлеге белән әйләндерәбез.3

  4. Кыек өтерге (косая стамеска) белән борысның астын суганча кыяфәтенә китергәнче кырабыз. Уртасында күңелегезгә хуш килгән фигуралар әмәлли аласыз. Әйтик, без кечкенә цилиндрлар ясадык.4

  5. Ямьсез чебештән матур аккошка әйләнгән һәркемгә билгеле әкият герое кебек, борысыбыз да «тәпи»гә әйләнде.5

  6. «Тәпи»не башта калын, аннары вак шомарткыч белән ышкыйбыз.6

  7. Теләсә кайсы нормаль мал-туар, йорт хайваны дүрт тәпиле була. Шуңа да банкеткабызны сау-сәламәт итү өчен, аңа дүрт «тәпи» ясыйбыз.7


8,9. Банкетканы башка өлешләре белән тоташтыру өчен, рәсемнәрдә күрсәтелгәнчә, борау-паз ясау (сверлильно-пазовальный) станогы белән «тәпи»дә өстән һәм астан озынча уемнар (пазлар) тишәбез. Станоктагы борауның диаметры – 12мм. Уемның тирәнлеге детальнең калынлыгыннан тора. Тыштан 8-10мм калдырабыз. Әйтик, «тәпи»нең калынлыгы 45мм икән, уемны 35мм тирәнлектә ясыйбыз.89

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев