Логотип Идель
Ялкын

КЫШКЫ КАНИКУЛЛАР КЫСКАРТЫЛА

Кышкы каникуллар кыскартыла бит! Бәтәч икән дип тел шартлатмагыз. Тиз арада моны әти-әниләрегезгә укытыгыз, чөнки бу хәбәр аларга кагыла. Ә мәктәп каникуллары үзгәрешсез кала! Россия халкы алда көтелгән Яңа ел каникулларында гадәттәгедән азрак ял итәчәк. 2017 елда Яңа ел бәйрәме ялларының кыскаруы Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарган карарга бәйле, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Шулай итеп, якшәмбе көн булган 1 гыйнвар һәм шимбә көн булган 7 гыйнвар эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, бу көннәрнең ялы башка бәйрәмнәргә күчерелгән. Министрлык карары буенча, киләсе 2017 елда Россия халкы 24 февральдә ял итәчәк (ул җомга була) һәм 8 майда ял итәчәк (ул дүшәмбе булачак).

Яңа ел каникуллары исә тугыз көн дәвам итәчәк: 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр.

Шулай ук министрлык февраль һәм май айларында — дүрт көнлек, июнь һәм ноябрьдә өч көнлек ялларны да билгеләде. Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне һәм Халыклар бердәмлеге көне алыннан эш сәгате, гадәттәгечә, кыскартыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев