Логотип Идель
Ялкын

МӨДӘРРИС ӘГЪЛӘМ | КУЗГАЛЫРГА ВАКЫТ!

СОҢГЫ ЧИКТӘ


Ахыргача!
Ахыргача барам.
Үз язмышым үз язмышын табар.
Бал кортлары әнә соңгы чиктә
Канатлары тузып капланалар.

Ахыргача!
Ахыргача барам.
Җырланмаган җырым кирәк әле.
Былбыллар да әнә соңгы чиктә
Туктап кала, ярылып йөрәкләре.

Ахыргача!
Ахыргача барам -
Юк, калмады көчне саклар чама,
Чорлар аша хәбәр китерергә
Янып егылачак атлар чаба.

Яңа гасыр әнә капка ача -
Ахыргача барам,
Ахыргача!




***


Уйлыйм хәзер: соңгы адым
Миндә калган идеме соң?
Әйләндерәм хәтеремне:
Мин ышанам, син сөйлисең.


Кесә әйләндергән сыман
Әйләндерәм, чүп коела.
Шулкадәрле күп коела -
Күк уела, җан кыела.


Артта үткән, алда үткән,
Үткән гомер тирә-якта.
Үпкән-кочкан, җилгә очкан,
Дигән идем. Хата, хата!


Син бер ялгыз агач сыман,
Мин буранда калган юлчы -
Әйләнәм дә килеп чыгам,
Синдә мәллә йомгак очы?







БЕР КӨНДӘ САУМА


Р.Ә.-ка

Зарланма әле, болай да
Көч-хәлгә тыңлап торам,
Беребез дә азат түгел
Дөньяның кайгысыннан.

Халык әйтүен әйтә дә:
"Чирен яшергән үләр".
Кычкырып йөргәннәрең дә
Мәңге яшәми, җүләр!

Дөньяны оныттырырлык
Сүз әйтсәң икән кана!
Кешегә шатлык биргәннең
Йөрәген ачып кара:
Киләдер, бәлки, болыт күк
Яшенләп бушанасы...
(Үзеңне иң зур кайгылы
Кеше дип ышанасың.)

Йә көлдер син, яки елат,
Уртак языкны табып.
Кеше кешегә агумы?
Кеше кешегә табиб.

Син сөйлисең дә, көләләр,
Юатмыйлар һич кенә...
Кайгылар йә зур,
Яки
Синекеннән кечкенә.
Шатлыкны зур шатлык аңлый,
Зур кайгыны - зур кайгы.
Башыңны җүләргә салып
Зарлануы уңайлы.
Яра өстендә яраның
Җөйләре калса калыр,
Иртәгә дә барасы бар -
Шуны онытсаң авыр.
Тоеп яшәргә кирәктер
Дөньяга кирәгеңне...
...Бер көндә саума гомергә
Бирелгән йөрәгеңне.




ЯШЬЛЕККӘ КАЙТУ


Исәрләнеп йөрү ерак калган,
Арабызда - вакыт,
Бер кайтырбыз әле үткәннәргә
Вакытларны ватып.


...Тынлыгы да тыныч түгел миндә,
Колакларны яра,
Төннәр якты... Истәлекләр аша
Шәм яндырып бара.


Бәреп ватар беркөн назлы хәтер
Аның утлы шәмен,
Югалтырмын шунда ашның тәмен
Һәм яшәүнең ямен.


Инде бетте дигәч, булып алар
Үткәнгә кайтулар;
Мин табармын сине, чөнки кызың
Сиңа охшап туар.


Шәм тоттырыр хәтер хыялыма,
Барысы искә төшәр...
Соңгы тапкыр шундый яшь булырмын
Һәм булырмын исәр.







ТӨШКЕ ЯЛДАН СОҢ


Кузгалырга вакыт!
Хыял башка, тормыш башка
Ашка
Ашаган күк ачы катык катып.
«Кара — кара инде, ә ак ак инде» дип,
Чиге күренмәгән гәпләр сатып,
Күп пыскыттык затлы тәмәкене,
Бу илаһи җиргә кырын ятып —
Кузгалырга вакыт!

Саздан чыгарылган сыер сыман,
Буразналар сулый, Ирек татып.

Сөрәсе җир кара зур авызын
Ачып карап тора тыкырдатып —
Кузгалырга вакыт!

Максатлар нык иде,
Адымнар нык,
Шуңа микән уздык һәйләп-көлеп...
Баш күтәрсәк — гаҗәп!
Ыргытканбыз
Дөнья кадәр җирне әйләндереп.

Яна заман, тизлек заманы бу,
Белмидер ул, димә,
Әйе, беләм!

Җир белән җыр — нечкә күңеллеләр,
Анда булмый космик тизлек белән.

Ә дальтоник затлар шыбырдаша:
— Яшьләр әле, сары томшыклары...
Салмак кына эри чигәләрдә
Гомер дигән кышның җепшек кары.

...Җир читендә аяк салындырып
Утырган чак булды, күзне йомып;
Җырлар язган булдык: «Яңа шигырь
Тудырабыз», — дигән сүзне егып, —
Яңгырадык Тукай, Бабичларның
Безнең чорга кайтавазы булып.

Тудырырга һәм төзергә килгән
Кеше ничек китә алсын ватып?
...Казлар судан чыккач кагынгандай,
Шикләреңне кой бер шыбырдатып —
Вакыт!




CҮЗ ЙӨРИ


Ялгышырмын, бардым, дисәм,
Ялгышмаммы, кайттым, дисәм?
Тик ялгышмам,
Сине монда
Өр-яңадан таптым, дисәм.


Җиткән кызлар өй юалар,
Балалар алма җыялар.
Кемнәр ачы бал куялар -
Дөньялар!


Өлгергән көз тирә-якта,
Тулып пешкән туган ягың...
Болай гүзәл булмас идең
Башка җирдә, сөйгән ярым.


Туган якларыңда сине
Өр-яңадан таптым бугай,
Ялгышырмын, килдем, дисәм,
Кайттым бугай...


Тәрәзәләр күзгә карый,
Бөтен дөнья безгә карый,
Кешедә төрле сүз йөри,
Алмаларны өзә-өзә
Көз йөри.




БАЛАЛЫК


Баш өстендә кояш яна иде,
Басу юлы... Түзәр чама юк:
Арба юлындагы суны эчтем,
Нәрсә булса булыр -
Балалык!

Йөрәгемдә сөю уты иде,
Минем өчен ак юк, кара юк:
Хәлем бетеп,
Чит-ят суны эчтем.
Һәм акландым әле:
- Балалык!

Яна-кибә утка барып кердем,
Кая барам? - уйлар ара юк.
Хыял башка, тормыш башка, диеп
Нокта куймак булдым:
- Балалык!

Баш хәрефтән башлап китәр идем,
Бер башлагач, бармый чара юк.
Сагындыра арба юлындагы
Суны эчкән ба-ла-ча-га-лык.

Ә кемнедер сусау алган бүген,
Шул миндәге газиз балалык.
Миндә генә арба юлындагы
Суны ятып эчкән бала юк.




АЗДАН ТОРА


Яздан тора дәвам,
Яздан тора,
Илгә кайтып, безнең табигатьтә
Яши алыр киек каздан тора -
Дәвам яздан тора.


Көчтән тора дәвам,
Көчтән тора,
Үткән белән бүген җитәкләшеп
Бара торган үзгәрештән тора -
Дәвам эштән тора.


Сүздән тора дәвам,
Сүздән тора,
Кеше заты синең сүзең белән
Китеп бәхет тапкан эздән тора -
Дәвам бездән тора.


Хистән тора дәвам,
Хистән тора -
Туган телең дигән Ана йортка
Җыелып килә алыр күчтән тора.


...Ә чын язмыш
Үзең язган гына...
Аздан тора дәвам,
Аздан гына...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев