Логотип Идель
Ялкын

«КУЯН ЭШКӘ АШЫГА!»

Йәгез, КВН сүзен бергәләп әйтик әле! Минем күз алдыма шундук «беренче» каналдан Александр Масляков алып бара торган КВН килеп баса. Менә син кулыңа попкорн (яки бүтән төрле тәмлүшкә) алып, телевизор каршына утырасың да квн карыйсың. Син анда якын арада гына катнаша алмассың кебек... Чөнки КВН бары студентлар өчен генә бит. Кая инде сиңа, мәктәп укучысына!

Тупларга һәм табарга

КВНда уйнау теләге башыңа килгәне бармы? Ә син аның тамырына балта белән чапкансыңдыр, шәт. Юкка! Ни өченме? Хәзер барысын да бәйнә-бәйнә аңлатырмын.

1956 елда КВНда әбиләр дә, бәбиләр дә уйнар дип берәү дә уйлап та карамагандыр. Ләкин тора-бара, чикләре киңәеп, аңа шаян һәм тапкыр кешеләр елдан-ел күбрәк тартыла башлый. Бүгенге көндә 18 яшькәчә үсмерләр өчен махсус Юниор Лига бар. Ләкин эш моның белән генә бетми. «Команда тупларга, мәзәкләр табарга һәм каядыр барып йөрергә кирәк», – диярсез сез. Чынлыкта исә, бөтен нәрсә күпкә ансатра-а-ак!

Юниор Лигада республиканың теләсә кайсы шәһәр, район яки авыл КВН командасы катнашырга мөмкин. Аның өчен гариза җибәрергә кирәк. Команда җитәкчесенең (18 яшьтән өлкән булырга тиеш!), капитанның һәм командада катнашучыларның (составта бер генә кеше дә булырга мөмкин!) исемнәрен күрсәтү мәҗбүри.

Кемнәрне җыярга? Иң яхшысы – дусларыңны. Беренчедән, син аларны яхшы беләсең, димәк, җыелуын да тизрәк җыелырсыз. Әгәр дусларың шаяртырга һәм тапкырланырга теләми икән, бу эшкә теләк белдерүчеләрне җәлеп итәргә була. Ничек итепме? Социаль челтәрләр аша! Яки үзең укыган мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать ит. Ә тагын да үтемлерәк чара – шәһәр буйлап белдерүләр ябыштыр. Бәлки, баштарак КВНда уйнарга теләүчеләр буа буарлык булыр, ләкин тора-бара, күбесе китеп бетеп, иң түземлеләре генә калачак (КВН бер дә җиңел уен түгел!) Тагын шуны да әйтим: командада низаг-гаугалар, һичшиксез, булачак. Ни кызганыч, бу котылгысыз! Ләкин уенның тәмен татый башлагач, сез, бердәмләшеп, бер-берегезне шулкадәр яратачаксыз әле ;)

Ешрак мунча кер!

Шулай итеп, команда булып оешып, җыелыш үткәрдегез, ди. Барысы да әзер, барысының да миләрендә идеяләр кайнап тора. Тик тәүге проблемалар шушында башлана да инде.

Мәзәкне ничек язарга? Иң популяр ысул – «Мозговой штурм». Бөтен команда түгәрәккә җыелып утыра да, беренче кеше заходны башлый. Ул кәгазь битенә мәзәкнең башын: «әти кеше кадакны шулкадәр каты какты ки...», – дип яза да, икенче кешегә бирә. Икенче кеше җөмләне тәмамлап куя: «әти кеше кадакны шулкадәр каты какты ки... күршеләрдә хәтта турник барлыкка килде». Аннары, бөкләп, кәгазьне башка катнашучыларга җибәрәләр. Ахырда кәгазьне ачып, иң уңышлы мәзәкләр сәхнәдән яңгырау хокукына ирешә. Күп кенә миниатюралар уйламаган җирдән туарга мөмкин. Әйтик, «Отцы» командасыныкы (2011 елгы ТР Юниор Лигасы чемпионы) кебек.

– Шулай бервакыт автобуста шаяртып барабыз, – дип сөйли Рушан Хисамов. – Кинәт кенә башыбызга бер идея килде: кондыз (бобер) эшкә соңга калса, ни булыр? Бу идея барыбызга да ошады! Миниатюраның эчтәлеге болайрак: «Күз алдыбызга китерик: кондыз эшенә соңга кала. Ул бара-бара да кинәт исенә төшерә: «Тукта! Мин бит кондыз! Нинди эш?». Тагын бара бу. Каршына куян очрый. «Куянкай, кая ашыгасың?». «Эшкә», – ди. «Нинди эш? Син бит куян!» – ди кондыз. «Ә-ә, әйе бит әле», – ди куян. Шуннан бер ир ашыга-ашыга каядыр атлый. «Мужик, кая чабасың?» – дип сорый кондыз. «Эшкә! Ә нәрсә?» – дип сорый ир. «Юк, берни дә түгел»...

Ә менә «Гуфи» КВН командасы бер миниатюраны... мунчада уйлап тапкан!

– Элек, уйный гына башлаганда, нигездә «Мозговой штурм» куллана идек. Аннары, икешәрләп бүленгәч, мәзәкләр тагын да яхшырак килеп чыга башлады. Суперкөлкеле мәзәкләрне тиз һәм җиңел генә язабыз, дип әйтә алмыйм. Бөтен нәрсә тәҗрибә белән килә, – ди «Гуфи» командасы (2011 елгы ТР Студентлар Лигасы чемпионы) уенчысы Рафаэль Шамилов.

Мәзәкнең актуальлеге турында да онытырга ярамый. Дөнья, ил, шәһәр яңалыкларын күзәтеп бару мөһим. Икеләнмичә әйтергә була: ахырзаман турындагы миниатюра халык күңеленә батмаячак. Актуаль түгел чөнки! Инде күпме тырышлык, репетиция һәм конфликтлардан соң, куен дәфтәрегез миниатюралар белән шыплап тула. Язганнарны сәхнәдә гәүдәләндерәсе генә кала. Бу урында командадагы һәр катнашучыга роль бирелә.

Сөйкемле сөяк кирәк

Куярга вакыт! Шулай итеп, һәр катнашучының үз роле бар. Төп роль – фронтмен. Нәкъ менә ул миниатюраларның байтагында катнашып, команданың «йөзе»нә әйләнә. Бу урынга сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсе булган кешене билгеләсәң, отышлырак булыр. Күп кенә командаларда андый кешеләр тышкы кыяфәте яки берәр бүтән төрле сөйкемле сөяге белән истә кала. Мәсәлән, җирән яки бөдрә чәч, сөйләм үзенчәлеге... Андый кешедә бер олау актерлык сәләте булырга һәм тамашачыдан оялмаска тиеш (хәер, бу әйбер командадагы барлык катнашучыларга да кагыла). Подавала – мәзәкне игълан итүче. Мисал: «Даруханәдәге вакыйганы күз алдына китерик», – ди. Подаваланың дикциясе яхшы булырга тиеш. Командада шулай ук актерлар да бар, ләкин фронтмен кебек еш күренмәсәләр дә, чыгышның гомуми тәэсире алардан тора. Директор-администратордан башка кая китмәк кирәк? Ул бөтен кешегә шалтыратып, репетиция турында хәбәр итә, реквизитлар таба, билетлар сата һ.б. Гадәттә, ул чыгышларда катнашмый. Команда звукачтан башка команда түгел инде. Ул отбивкалар (миниатюрадан соң яңгырый торган энергияле музыка) белән подложкалар (эмоция тудыра торган моңсу музыка) таба. Миниатюраның уңышы һәм көлкелеге турыдан-туры звукачтан тора. Әгәр ул музыканы вакытында кабызмаса, бөтен хезмәтегез челпәрәмә киләчәк.

Редакторлар турында да әйтми ярамый. Сез миниатюраларны язып, сәхнәгә алып менгәч, билгеле бер көндә аларны редактура карый. Редакторлар – элекке (кайберләре хәзер дә уйный) КВНщиклар, алар кайсы миниатюраның уңыш казаначагын, ә кайсын кыскартырга кирәклеген чамалый. Кыскасы, мондый кешеләр белән дус булырга тырышыгыз!

КВНның кайбер серләре

1) Тамашачы, командагызны күреп, мәңге исендә калдырсын өчен, үз формагыз булырга тиеш. Гадәттә бертөрле төс гаммасы сайлап алына (сез ниндидер яңалык та уйлап табарга мөмкин. Ләкин чамасын белеп кенә!)

2) Редакторларның сүзенә колак салыгыз! Әгәр сезгә киләсе редактурага реквизит белән килегез, дисәләр, реквизит белән килегез. Әгәр миниатюрагыз би-и-ик көлкеле булса да, реквизит юклыгы аркасында, аны кыскартырга мөмкиннәр.

3) Әгәр уеныгызга бер ай калып бара икән, әзерлекне озын-озакка сузып йөрмәгез. Бүгеннән үк эшкә тотыныгыз!

4) Үз көчегезгә, материалыгызга һәм командагызга ышаныгыз! Хәтта йомшак кына материал да ышанычсыз материалдан өстенрәк күренергә мөмкин.

Ә сез КВНның мәгънәсе нидә икәнлеген беләсезме? Ул нинди тарту көченә ия? Сәхнәдә басып торганда, сине алкышлыйлар. Мәзәкләреңнән барысы да рәхәтләнеп, ихластан көлә. Син тырышлыгыңның бушка китмәгәнен аңлыйсың. Бу – эйфория, ягъни йөгәнсез бәхет хисе дип атала. КВН әнә шундый илаһи көчкә ия!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев