Логотип Идель
Ялкын

КӨЗ БЕТКӘНЧЕ ӨЛГЕРЕРГӘ!

КЕШЕ ШУНДЫЙ ҖАН ИЯСЕ ИНДЕ УЛ: ГЕЛ НӘРСӘГӘДЕР ӨМЕТЛӘНЕП, ХЫЯЛЛАНЫП ЯШИ. ТИК НИ ӨЧЕН КЕМНЕҢДЕР ХЫЯЛЫ ЧЫНГА АША, Ә ИКЕНЧЕ БЕРӘҮНЕКЕ – ЮК? БУ САНДА ИЛЗИРӘ БЕЛӘН ИЛҮЗӘ БЕРГӘЛӘП ПЛАННАРНЫ ЧЫНГА АШЫРУ ЮЛЛАРНЫ БАРЛЫЙЛАР.



кызлар


Илзирә Гыйззәтуллина: Көз дә, кыш та үзенчә бик файдалы ел фасыллары. Җәй җиткәнче никадәр кирәкле эшне төгәлләп була! Әле анысы гына түгел, хәтта үзендә яхшы кәеф үстерә аласың! Күз алдыңа никадәр эш килеп баса: тегесе дә, монсы дә, бишенчесе дә унынчысы да...


Илүзә Касыймова: Ә көннәр ничек тиз уза! Мин, мәсәлән, бер нәрсәгә дә өлгермим! Йокы дигән нәрсә бөтенләй онытылды. Ә башымда, әйтерсең лә, тараканнар чаба...


Илзирә Гыйззәтуллина: Болай дәвам итсә, кышы түгел, язы да тиз арада беленми үтеп китәр бит аның! Ә кешегә гомер бер тапкыр гына бирелә.


Илүзә Касыймова: Әйе, гомер дә бер генә бирелә, УЛ да... Һаман шуны гына уйлыйм. Төшемдә дә, өнемдә дә шул гына. Гашыйк булган бу дисеңме? Юууууук... ТДИ галәмәтләре әле монда. Бөтенләй саташып беттем инде шуның белән. Кемнәр генә уйлап тапкан икән шул ТДИ белән БДИны!?


Илзирә Гыйззәтуллина: Шул да булдымы проблема! Монда план корырга һәм шул планны тиешенчә үтәп бараргы гына кирәк. Әйдә, бергәләп төзик? Башкаларга да файдасы тиеп куяр.


Илүзә Касыймова: Әйдә алайса, иң кыены – вакыт җитмәүдән башлыйк.



МИЗГЕЛ ТУКТА, СИН ГҮЗӘЛСЕҢ!


1

Илүзә Касыймова: Мизгелләр ни кадәр генә гүзәл булмасын, без аларны сизмибез дә. Вакыт юк дип зарланудан башыбыз чыкмый. Ә төптән уйласак, безнең бит режим юк. Бусын үземнән чыгып әйтәм. Ә 5 фәннән имтиханга әзерләнү ай-һай кыен.


Илзирә Гыйззәтуллина: Бер минутыңны да бушка үткәрмә, дигән сүзне барыбыз да ишетеп торабыз инде анысы. Мин бу сүзләрнең тулы мәгънәсен татар-төрек лицеена килгәч кенә аңладым. Элегрәк күпме вакыт исраф ителгән. Безнең гасырда, югыйсә, вакытны көйләргә булыша торган күпме җайланма уйлап таптылар бит инде. Алар кул астында булса бик яхшы... Ә булмаса, нишләргә?


Илүзә Касыймова: Ничәгә ярылырга белмисең, монсына тотынасың, тегесен актарасың икән инде... Тукта! Тынычлан!



Беренче киңәш: КӨНДӘЛЕК БАШЛА


Һәрбер көнеңне дөрес планлаштыр! Һәм онытма, һәрбер кешенең организмы үзенчәлекле. Үзеңә җайлы итеп кор. Көндәлек күпләребезнең яратмаган мәктәп нәрсәсе булса да, ул уйларны тәртипкә китерергә ярдәм итә. Һәм хәтерегезне дә бераз бушата – барысын да башта тотасы булмый. Нәтиҗәдә: эшләр вакытында үтәлә, буш вакыт арта.



АКЫЛЫҢНЫ АРТКА ЧОРНАТ


2

Илүзә Касыймова: Тик көнеңне, атнаңны, аеңны планлаштырдың да шуның белән шул түгел бит әле. Әлбәттә, беренче чиратта гыйлем-белем, булмаганын тутыру, булганын яңарту кирәк. Кайбер әйберләр инде онытылган, тик барыбер нәрсә булса да бардыр бит ул башкайларда!? Аларны искә генә төшерергә кирәк, кабатларга...
Илзирә Гыйззәтуллина: Искә төшерергә һәм яңа нәрсәләрне өйрәнергә дигәндә, минем сиңа «Суыткыч әкәмәте» дигән нәрсәне тәкъдим итәсем килә.



Икенче киңәш: СУЫТКЫЧ ӘКӘМӘТЕ


Суыткыч үзенә көненә 1000 дә бер тапкыр тартып китерә. Шуңа өйрәнәсе нәрсәләрне – даталарны, сүзләрне шуның ишегенә беркетеп куй. Өстәл – суыткыч дистанциясенең финишында да сине «мәгърифәт нуры» көтеп торсын. Бер сеңмәсә, бер сеңә ул андый «нур».



ЯБЫГЫРА АШЫКМА!


Chocolate Cup Cakes

Илүзә Касыймова: Имтихан дип ашаудан кала күрмик тагын. Машина ягулыксыз эшли алмаган сыман, кеше дә эчендә «бүреләр улаган» хәлдә, эшен сыйфатлы башкармаячак.


Илзирә Гыйззәтуллина: Анысы да дөрес! Вакыт табып, берәр нәрсә пешерсәң, күңел дә күтәрелеп китә әле ул. Бигрәк тә рецепты әллә ни осталык таләп итмәсә, җайлы булса. Шундый бер рецепт белән таныштырасым килә.



Өченче киңәш: ЧОКЫРДА ПЕШКӘН КЕКС


Безгә кирәк булачак: сыек май (3 аш кашыгы), шикәр комы (3 аш кашыгы), сода (ярты чәй кашыгы), уксус (ярты чәй кашыгы), 1 йомырка, он (чокырга сыярлык).
Әзерләү барышы: чокырга 1 йомырка сытабыз да 3 аш кашыгы сыек май өстибез, чәнечке белән әйбәтләп болгатабыз. Шушы массага 3 аш кашыгы шикәр комы өстәргә кирәк. Аннары чәй кашыгында соданы уксус белән «чыжылдатабыз» да барысын бергә чокырга салабыз. Чокырга сыйганча он өстибез һәм булачак кексны микродулкынлы мичкә 3-3,5 минутка куеп алабыз. Булды, кекс әзер. Чокырдан кашык белән җайлап кына чыгарыгыз да, теләсәгез, өстенә какао сибегез. Тәмле булсын!



ӨЧЕНЧЕ ЗВОНОКТАН СОҢ ГЫНА


4

Илүзә Касыймова: Бу тыгыз әзерлекләр арасында бераз ял да кирәк. Баш миендә «сбой» була күрмәсен... Мин, мәсәлән, буш вакытымда җыр куям да «от души» биим. Беләсеңме, булыша. Җыелган стрессны моментында юкка чыгара!


Илзирә Гыйззәтуллина: Йокыны да онытырга ярамый, иптәшләр! Тик шулай ук, чамасын белеп. Алайса, тормыш ул – үзе театр дип, өченче звоноктан соң гына уяна башласаң, яшәргә соңга калуың бар. Шулай була бит ул: бз-з-з... иртәнге сәгать җиде... мм.. тагын биш кенә минут... сигез.. Сигез?! Юююк!!! Болай булмасын өчен, будильникның көен көн дә алыштырып торыгыз. Ә инде, төнлә йокыгыз калып, көндез аягүрә йоклап йөрсәгез, дүртенче киңәш сезгә!



Дүртенче киңәш: БӘЙЛӘНЧЕК БЫЗЫЛДАВЫК


Телефоныгызга сәгать саен нәрсә эшләячәгегезне кертегез һәм «искә төшерергә» дип тамгалагыз. Ә ул көн дәвамында бызыдап, сине гел алга өндәп торыр: «Репетиторга барыр вакытың җитте!», «Әйдә, мәсьәлә чишәбез!», «Биш минуттан «Яшьләр тукталышы» башлана!» һ.б.



ТЫРЫШЫГЫЗ – КАГАРСЫЗ!


Илзирә Гыйззәтуллина: Ташка кадак кагу тормышта ни дәрәҗәдә кирәктер, белмим, ләкин халык әйткән икән инде, хактыр дип ышанасы кала. Шуңа иренмәгез, тырышыгыз диясе килә. Нинди генә куркыныч эш булмасын, остасыннан курка бит ул!


Илүзә Касыймова: Таза-сау булуыбызга сөенергә онытмыйк. Физик һәм акыл мөмкинлекләре чикләнгән яшьтәшләребез дә бар бит. Аларның да, безнең кебек, мәктәпкә, түгәрәкләргә йөрисе киләдер. Укый-яза алуыгызга шатланыгыз. Барсына да риза булып, Аллаһка һәрбер яңа көн өчен рәхмәт әйтеп яшик. Без би-и-ик бәхетле бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев