Ялкын
"КОЯШ ПАЛАТКАСЫ"
Күчмә тормыш рәвешен алып бару бүген күпкә җиңелрәк булыр иде. Чөнки гаджетлар ярдәмендә урманда да, далада да үзеңә яшәү өчен менә дигән уңайлыклар тудырырга мөмкин. Тору урыныннан башлыйк. Бу очракта палаткадан. Мисал өчен, розеткалы палатка сатып алырга була. Ә бу инде цивилизация «җимешләре»ннән файдалана алу дигән сүз. Ләкин бик озакка түгел, 20 сәгатьтән «өең»нең зарядкасы бетәчәк. Orange компаниясе исә «кояш палаткасы»н тәкъдим итә. Аның асылында кояш батареялы җепләрдән ясалган махсус тукыма. Кояш энергиясен файдаланудан тыш, палатканың тагын бер зур өстенлеге бар – көн суыта башлагач, аның идәне җылына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
-
29 сентября 2026 - 11:15
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫНА ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТ КУЛЛАНЫРГА РӨХСӘТ ИТЕЛӘЧӘК
-
28 сентября 2026 - 11:40
«ГЕРОЙЛАР ЯНӘШӘ» БӘЙГЕСЕНӘ 180НӘН АРТЫК ИҖАДИ ЭШ КИЛГӘН
Нет комментариев