Ялкын
«КОЯШ КҮЗЕН НИК КЫСА?»
Иртән торып тәрәзәдән
Караса безнең Әмир,
Бу ни хикмәт, нәрсә булган,
Ап-ак тышта бөтен җир!
Кар яуган бит төнлә белән,
Кыш һич йоклап ятмаган!
Йомшак мамык юрган белән
Бөтен җирне каплаган...
Кайда көрәгем, ди Әмир,
Кар көрәрмен туйганчы.
Чыгам да ишек алдына,
Уйныйм күңелем булганчы!
Чыкса, кар эреп юк булган,
Бар җирне су тутыра...
Минем кебек җитез бул, дип,
Кояш күз кысып тора.
Караса безнең Әмир,
Бу ни хикмәт, нәрсә булган,
Ап-ак тышта бөтен җир!
Кар яуган бит төнлә белән,
Кыш һич йоклап ятмаган!
Йомшак мамык юрган белән
Бөтен җирне каплаган...
Кайда көрәгем, ди Әмир,
Кар көрәрмен туйганчы.
Чыгам да ишек алдына,
Уйныйм күңелем булганчы!
Чыкса, кар эреп юк булган,
Бар җирне су тутыра...
Минем кебек җитез бул, дип,
Кояш күз кысып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев