Логотип Идель
Ялкын

«КЛАСС СӘГАТЕ: КИЛӘЧӘК БЕЗНЕҢ КУЛДА»

2016 нчы ел – Татарстанда сулыкларны саклау елы. Шул уңайдан Балтач гимназиясе укучылары класс сәгатьләре оештырдылар, иҗади эшләр башкардылар. Шуларның кайберләрен сезгә тәкъдим итәбез.

Балтачта бар бер күл -

Бик тирән Каракүл.

Син дә кил Балтачка

Үз кузең белән күр.

Төсе аның кап-кара,

Кеше анда күп бара.

Син дә анда барып кара,

Суында коенып кара.

Федоров Илназ, 6б

 

Дөньяда елгалар күп булса да,

Иң матурлары республикабызда:

Чулман, Идел, Нократ елгалары

Агалар Татарстаныбызда.

Безнең районыбызда

Шушма елгасы ага.

Шушмабашта башлана да,

Кама белән дуслаша.

Ага авыллар буйлап,

Иделгә килеп җитә

Аның сулары белән

Диңгезгә барып җитә.

Хәмитова Дилә, 8а

 

Салкын чишмә

Балтачның бер җирендә,

Урнашкан изге чишмә.

Суы тәмле, суы татлы,

Атала Салкын чишмә.

Күп кеше килә анда,

Тәмен белеп карарга,

Үземнең дә теләгем бар,

Суын татып карарга.

Шакирова Зәлия, 8а

 

Авылымның тирә-ягы

Иген кырлары.

Җәй буена яңгырап тора

Тургай җырлары.

Тук башаклар салмак кына

Жилдә тирбәлә.

Кояш сибә җылы нурын

Назлап, иркәләп.

Һавасы саф, суы чиста,

Иркен, күңелле.

Туган илемдә яшим мин

Шуңа бәхетле!

Раян Хәбибуллин, 5а

 

Сулыкларны яклыйк без,

Сулыкларны саклыйк без.

Сулардагы җәнлекләрнең

Барысын коткарып калыйк без.

Яраткан күлләребез,

Пычранып калмагыз,

Без сезне чистартырбыз

Чүпләрдән коткарырбыз!

Хөсәенова Нәргизә, 6б

 

Елга – күлле Балтачым!

Ямьле Балтач ягында

Бардыр Шушма елгасы

Аның чиста суында

Коенадыр һәммәсе

Нократ елгасыннан бер дә

Ким түгел безнең Шушма

Балтачлылар аны гел дә

Сакларга тиеш була.

Табигатькә сокланырга

Барабыз Каракулгә

Тик төнбоекны күрергә

Насыйп булмады безгә

Балтачның чишмә – күлләрен,

Дусларым, саклыйк бергә!

Шушы хәзинәләребезне

Югалтмыйк әле гомергә.

Нуриева Алсинә, 8а

 

Су буеның матурлыгы,

Җем-җем итә сулары.

Яр буенда агачларны

Коендыра дулкыннары.

Су өстенең чисталыгы

Чагылдыра күзләрне.

Суда йөзгән балыклары

Сөендерә күңелне.

Елгаларны пычратмагыз,

Чүп-чарлар ташламагыз.

Су буен да, елганы да

Чиста-пөхтә тотыгыз!

Галимова Фәнүзә, 6б

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев