Логотип Идель
Ялкын

«КЭМЕРОН ВАН ДЕР БУРГ: «КЭТИ ЛЕДЕКИ – ДЧ-2015НЕҢ ТӨП АЧЫШЫ»

Лондонда узган Олимпия уеннары чемпионы, өч тапкыр Дөнья чемпионы, Көньяк Африка йөзүчесе Кэмерон Ван дер Бург – ДЧ-2015 тамашачыларына брасс белән 50 метр арага йөзүдә көмеш медаль алучы буларак билгеле спортчы - Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты матбугат хезмәте журналистына биргән интервьюсында Казан һәм Чемпионатның төп ачышлары турындагы уй-фикерләрен белдерде, иңбашындагы канат сурәте тарихы турында сөйләде һәм киләчәккә булган планнары белән уртаклашты.

- Су спор төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатыннан алган гомуми хис-кичерешләрегез нинди?

- Бик уңай! Биредә трибуналар һәрвакыт тулы булды, кешеләр мине матур мәгънәсендә гаҗәпкә калдырдылар – алар барысы да, Россиялеләргә генә түгел, ә барлык спортчыларга да көч биреп утырдылар. Шуңа күрә, биредә йөзү һәм ярышу бик күңелле булды – җанатарлар дәрт өстәп, алга җилкендереп тордылар. Мин әлегә кадәр сокланулы хисләрдән айный алмыйм – ярышларны оештыру бик югары дәрәҗәдә, бик матур стадион һәм гаҗәеп бассейн. Трибуналарның бассейнга бик якын булуы, дөреслектә, бик шәп, тамашачылар өчен урыннар күп, ә җан ату – бик яңгырашлы!

- Үзегезнең чыгышыгызны, төп көндәшләрегезне ничек бәялисез?

- Мин үз чыгышымнан бик канәгать. Мин яхшы вакыт күрсәттем, үзем булдыра алган нәтиҗәләргә ирештем. Төп көндәшләрем турында әйткәндә – алар чыннан да бик көчлеләр һәм аларны тиешенчә бәяләргә кирәк. Барлык йөзешләр дә бик тамашалы һәм катлаулы булды дияр идем. Минем дистанцияләрдә хәлләр ел саен үзгәреп тора, мисалга, Адам Пити – бик көчле көндәш һәм бик сәләтле йөзүче. Узган ел австралияле Кристиан Спренгер  бик көчле көндәш булган иде. Безнең спорт төрендә лидерлар ел саен алышынып тора һәм бу нормаль хәл, шуңа да мин аерып кына кемне дә булса әйтә дә алмыйм.

- Сез Лондонда узган Олимпиада чемпионы, сез чагыштырып карый аласыз. Сезнең карашка, ярышларның оештырылышы кайда яхшырак?

- Чагыштыру авыр, ник дигәндә, Олимпия уеннары  - бик зур дөньякүләм вакыйга, ул үз эченә бик күп спорт төрләрен ала. Дөнья чемпионатларында исә бар игътибар су спорт төрләренә юнәлә. Биредә – Казанда, чыннан да, барысы да бик яхшы оештырылган һәм безнең өчен барлык шартлар да тудырылган – биредә без шөгыльләнә һәм чыгышлар ясый ала торган 5 бассейн, йөзү ярышлары өчен генә түгел, ә суга сикерү, синхрон йөзү, су полосы өчен дә ярышлар өчен гаҗәеп яхшы спорт объектлары бар.  Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты тар профильлерәк, шуңа күрә чагыштыру авыр. Олимпиадада да, Казандагы Дөнья чемпионатында да барысы да бик яхшы!

- ДЧ-2015тә Азия илләре спортчылары бик зур уңышларга ирештеләр. Сезнең өчен бу ачыш булдымы?

- Соңгы 3-4 елда Азия илләре спортчылары алга таба зур адым ясадылар, үсеш күренеп тора – Кытай һәм Япониядән булган спортчыларның бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтүләрен үзебез күрдек. Инде күптәннән билгеле булганча, дөньядагы иң көчле йөзүчеләр – кагыйдә буларак, америкалылар яки австралиялеләр. Бер ел элек кенә кемдер миңа ирекле стиль белән 100 метрга йөзештә Кытай егете алтын алачак дип әйткән булса, ышанмаган булыр идем. Әмма Нин Цзэтао безгә моны исбатлап күрсәтте. Бу гаҗәп хәл һәм соклануга лаек.

- Бу дөнья чемпионатында яшь спортчылар бик күп. Алар турында ни әйтә аласыз?

- Хәзер яшь спортчылар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Гадәттә, йөзүченең иң шәп нәтиҗәләр күрсәтә торган вакыты 22-25 яшьләр дип санала. Әмма бүгенге көндә без күп кенә яшь спортчыларның фантастик нәтиҗәләр күрсәтүләрен күрәбез. Иң матур мисал – Америка кызы Кэти Ледеки. Хатын-кызлар арасында ирекле стиль белән 200, 400, 800, 1500 метрларга йөзешләрдә ул бәхәссез лидер, бу дистанцияләрдә ул, башкалардан бик нык алга китеп, алтын медальләргә лаек булды. Бу соклангыч. Курыкмыйча әйтә алам, Кэти – бу Дөнья чемпионатының төп ачышыдыр, мөгаен.

- ДЧ-2015тән соң нинди нәтиҗәләргә килдегез? Казан турында нинди фикердә калдыгыз?

- Барысы да бик яхшы узды, мин шартлардан да, нәтиҗәләрдән дә канәгать. Гаҗәпләнер нәрсәләр күп булды. Казан – бик матур шәһәр. Буш кичем килеп чыккач, Бауман урамы буйлап йөреп кердем. Биредә архитектура бик матур, без Кремльдә дә йөрдек, шәһәр үзәген карадык. Миңа шәһәр үзе дә, биредә хөкем сөргән атмосфера да бик ошады. Хисләр бары тик уңай гына!

- Төп җанатарларыгыз кемнәр иде?

- Минем төп җанатарларым – гаиләм, әти-әнием һәм энем. Алар Казанга килә алмадылар, әмма аларның Чемпионатны телевизордан караганнарына,  Интернеттан күзәтеп барганнарына иманым камил.

- Сезнең иңбашында канат рәвешендәге татуировка ясалган, ул нәрсәне аңлата?

- Мин аны Олимпия уеннарында алтын медаль алгач ясаткан идем. Балдаклар ясатыр урынга мин шушы татуировканы ясарга карар иттем, чөнки Ника – борынгы грекларда җиңү алласы, аның символы – канат. Киләсе Олимпиадада тагын барысы да уңышлы барып чыкса, икенче иңемә дә канат ясатам (елмая).

-  Киләчәккә күз салсак - Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарыннан нәрсә көтәсез?

- Олимпиада – спортчы тормышында иң мөһим ярыш, шуңа да аңа әзерлек бик авыр булачак, максималь мөмкинлекләрдә йөзәргә туры киләчәк.  Планнарымда – алдагы 11 ай буена тырышып әзерләнү, Уеннарга оптималь формада килеп җитү өчен травмалар да алырга ярамый. Барысының да уңай килеп чыгасына ышанам , әмма алда – көчле әзерлек айлары. Барысы да яхшы булыр дип өметләнәсе килә.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев