Ялкын
Казанда «Кырым язы» фестивале узды
«Казан» милли мәдәни үзәгендә яшьләрнең музыкаль патриотик «Кырым язы» фестивале үтте. Чара Кырымның Россиягә кушылуының бер еллыгына багышланган Бөтенроссия акция кысаларында оештырылды.
Фестивальдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясап, Кырым белән Татарстанны фәнни, мәдәни, рухи элемтәләр бәйли, дип белдерде.
Быелгы чараны уздыруны Студентлар лигасы тәкъдим иткән. Шулай ук башка яшьләр һәм партиотик оешмалар да кушылган.
"Казан" милли мәдәни үзәгендә Кырым рәссамнарының рәсем күргәзмәсе (В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты) һәм «Күптөрле Татарстан» (Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе) фото күргәзмәсе оештырылган иде.
Тамашачылар тавыш бирүе буенча фестивальдә Казан федераль университеты студенткасы Мария Рябова җиңү яулады. Тавыш бирүдә барлыгы 2300 кеше катнашкан.
Фестиваль кысаларында «Кырым яшьләре өчен Россиянең әдәби картасы» акциясе узды. Чарага килгән һәркем, акциядә катнашып, Татарстан турындагы китапларны Кырым китапханәсенә бүләк итә алды.

//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев