Ялкын
КАНАДАДА "СӘЛӘТ-МОНРЕАЛЬ" АЛАНЫ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
2017 елда беренче тапкыр Канадада «Сәләт-Монреаль» аланы эшли башлаячак. "Сәләт" аланы Монреаль шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Катнашучылар конкурс аша сайлап алыначак. Бу хакта “Сәләт” оешмасының рәсми сайты хәбәр итә.
«Сәләт-Монреаль» аланында катнашучыларны сайлау конкурсы гомумбелем бирү, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында укучы балалар һәм яшьләр, Татарстан Республикасында эшләүче 14-35 яшьтәге яшьләр арасында уздырыла.
Конкурсның төп максаты – Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән сәләтле балаларга һәм актив яшьләргә үсү өчен мөмкинлекләр тудыру.
Конкурс биш этаптан тора. Беренче этапта катнашу өчен гариза юллана. 5 нче февральгә кадәр команда әгъзаларының портфолиоларын әзерләп, portfolio-selet.ru сайтында махсус форманы тутырырга кирәк. Икенче этапта һәрбер катнашучы белән әңгәмә уздырыла. Өченче этапта команда туплап, конкурс биремнәрен үтәргә кирәк. Дүртенче этап - «Супер финал». Бишенче этап – йомгаклау.
Нәтиҗәләр 2017 елның 10 нчы апреленнән дә соңга калмый хәбәр ителәчәк.
Конкурсның этапларын үткәрү, аларга бәя бирү өчен Экспертлар советы оештырыла, дип хәбәр ителә "Сәләт" оешмасы сайтында.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев