Логотип Идель
Ялкын

КАМАЛ ТЕАТРЫ ТАТАРСТАН АВЫЛЛАРЫНДА

5 августтан 3 сентябрьгә кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Татарстан авылларында иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итә. Спектакльләр Камал театрының 110 еллык юбилее уңаеннан күрсәтелә.





Татарстанның Кайбыч, Питрәч, Кама Тамагы, Әтнә районнарында театр 4 спектакль күрсәтә, шуларның икесе 110нчы сезон премьералары.


5 август – М.Фәйзи «Галиябану» спектакле, Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы;

19 август – М.Фәйзи «Галиябану» спектакле, Питрәч районы Шәле авылы;

25 август – И.Зәйниев «Бабайлар чуагы» спектакле, Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылы;

27 август – Б.Абдураззаков «Исәнме, улым» спектакле Әтнә районы Югары Бәрәскә авылы;

3 сентябрь – Т.Миңнуллин «Мулла» спектакле, Питрәч районы Питрәч авылы.

[caption id="attachment_9304" align="aligncenter" width="6016"]Татарстан авылларында kamalteatr.ru[/caption]

Г.Камал театры директоры Илфир Якупов фикеренчә, зур шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирләрендә, район үзәкләрендә дә спектакльләр күрсәтү бик мөһим.
«Татар театрын яраткан һәркемнең дә мәркәзебезгә килеп спектакльләр карау мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без һәрдаим Татарстан районнарына, шәһәрләренә гастрольләр белән чыгабыз. Мәсәлән, ел саен Кама аръягы шәһәрләрендә булабыз, анда безне һәрвакыт яратып каршы алалар. 110нчы юбилей сезонында без, зур шәһәрләр, район үзәкләре белән генә чикләнеп калмыйча, авылларда да спектакльләр күрсәтергә булдык», - ди театр җитәкчесе.

Камал театры Татарстан авылларында август-сентябрь айларында гына түгел, 111нче сезонда ел дәвамында спектакльләр күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев