Логотип Идель
Ялкын

"КАМАЛ ТЕАТРЫ ИНТЕРНЕТ-КИБЕТ АЧТЫ"

Кадерле дуслар! Камал театры сайтында интернет-кибет ачылды! Хәзер Казанда яки Татарстанда яшәмичә дә татар мәдәниятенә кушылырга мөмкин. Моның өчен кул астында компьютер һәм интернет булу да җитә. Камал театрының интернет-кибетендә үзенчәлекле видео һәм аудиоматериаллар, шулай ук китаплар һәм истәлекле сувенирлар сатып алырга мөмкин. Әлеге материалларны электрон форматта да алырга була.


Спектакльләрнең лицензияле видеоязмалары. Бүгенге көндә "Әлдермештән Әлмәндәр" һәм "Люстра" спектакльләренең видеоязмалары әзер. Аларны 1, 2 яки 6 айга "аренда"га алырга мөмкин – шул вакыт эчендә ул кулланучының шәхси кабинетында калачак. Аерым түләү белән спектакльләрне сатып алырга да була.

Аудиоязмалар. Интернет-кибеттә аудиоязмалардан Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова, Фоат Әбүбәкеров һәм Әсхәт Хисмәтов башкаруындагы милли җырлар тупланган дисклар һәм язмалар алырга мөмкин (электрон форматта). Бәясе 200 дән 350 сумга кадәр.

Китаплар. Биредә татар театры тарихы, шулай ук Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Марсель Сәлимҗанов, Ирек Баһманов, Әзһәр Шакиров һәм башка күренекле шәхесләргә багышланган китаплар бар. Китапларны электрон форматта (pdf) да күчереп алырга була. Күпчелек басмаларның бәясе 150 сумнан артмый.

Сувенирлар. Интернет-кибеттә Сез шулай ук истәлекле сувенирлар һәм Камал театры рәсеме төшерелгән медальләр ала аласыз.

Түләү һәм китереп бирү. Түләү VISA International һәм MasterCard World Wide банк карталары аша тормышка ашырыла. Товарны түләнгәннән соң паспорт белән театрның складыннан (эш көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьтә) килеп алырга мөмкин. Шулай ук алынган товарны Россия почтасы яки DPD курьер хезмәте аша да җибәрү мөмкинлеге каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев