Ялкын
«КАЙТУ»
Чык суларын таптап сина киләм,
Узган еллар кайта кирегә.
Сагындырып яшәртәләр көн дә,
Чакыралар хисләр бирегә.
Яшел тугайларда жырлар жырлап,
Таң аттырган яшьлек югалды.
Мәхәббәттэн исереп йоргән көннәр
Җырларымда гына тик калды.
Бала сыман йөгереп кабат монда,
Килеп киттем әле кабаттан.
Хатирәләрдә яшьнәп алдым эле,
Яшьлегемә кайттым кабаттан.
Чишмә кебек ургылып гомер уза...
Туктап тормый аның вакыты.
Еллар аша анын шулай көн дә
Уткәннәргә кайтып барышы.
Алинә Васильева, Мамадыш районы, Дүсмәт авылы
Узган еллар кайта кирегә.
Сагындырып яшәртәләр көн дә,
Чакыралар хисләр бирегә.
Яшел тугайларда жырлар жырлап,
Таң аттырган яшьлек югалды.
Мәхәббәттэн исереп йоргән көннәр
Җырларымда гына тик калды.
Бала сыман йөгереп кабат монда,
Килеп киттем әле кабаттан.
Хатирәләрдә яшьнәп алдым эле,
Яшьлегемә кайттым кабаттан.
Чишмә кебек ургылып гомер уза...
Туктап тормый аның вакыты.
Еллар аша анын шулай көн дә
Уткәннәргә кайтып барышы.
Алинә Васильева, Мамадыш районы, Дүсмәт авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев