Логотип Идель
Ялкын

"ҖӘЙГЕ МОГҖИЗАЛАР"

 Җәй айларын ничек кенә атап йөртмиләр: ел күрке, ел бизәге, ел гүзәле һәм башкалар! Ә мин аларны чәчәкләр һәм муллык ае дип әйтер идем. Күк читенә кадәр тоташкан урман-болыннар, кыр-тугайларның һәммәсе дә күз явын алырлык әллә нинди төсләргә кереп җемелдәүче кыр бизәкләре – чәчәкләр белән түшәлгән!

Алай гына да түгел, урманның иң гүзәл агачы – юкә күз ачып йомганчы ап-ак чәчәккә күмелә. Аның янында, безелдәшеп, тырыш бал кортлары, комсыз төклетуралар бөтерелә. Алар зур мәшәкатьтә: ел буена җитәрлек сый – тәмле нектар, бал җыеп куясы бар. Юкә чәчәге шифа булганлыктан, без ел саен дәү әнием белән аны кышкылыкка күп итеп җыеп куябыз. Күршеләребез аз гына сырхаулап китсә дә, аларны юкә чәе белән сыйлыйбыз. Дару үләннәренең дә күп төрлеләрен җыеп калырга ашыгабыз, ә бит минем туган Чистаем болын-кырларында аларның ниндиләре генә үсми!

Дәү әнием мине кояш белән бергә уятып, бүген урманга барачагыбызны әйткәч, тиз генә торып, кәрзин-тырысларыбызны эләктереп, урман сукмагыннан атладык. Урман моңын, кошлар җырын тыңлап атлый торгач, Түгәрәк аланга килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Дару үләннәренең күбесе «Кызыл китап»ка кертелүен әбием дә белә! Шуңа күрә ул үләннәрне саклык белән, тамырларын өзмичә, кадерләп кенә җыярга куша. Татарстанда «Әйләнә-тирә табигатьне саклау елы» икәнен дә искәртергә онытмый. Шул рәвешле, әби безне дә әйләнә-тирә мохитне сакларга өйрәтә, аны киләчәк буыннарга мирас итеп калдырырга кирәклеген дә төшендерә.

Тирә-яктагы  матурлыкка сокланып, дару үләннәрен җыя-җыя, кояшның төшлеккә авышканын да сизми калганбыз. Әбием безне Ак бүре чишмәсенә алып төшә. Без монда ял итәчәкбез! Кулларыбызны, битләребезне энҗедәй саф чишмә суы белән юып алгач, арыганнар да онытыла, авырлыклар да артта кала.

Мин каен җиләген җыярга һәм ашарга бик-бик яратам. Урманда, кошлар сайравын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үлән арасыннан каен җиләген җыюдан да рәхәтрәк мизгел юктыр ул! Савытың тулгач, бүтән салыр урының калмаса да, аның хуш исеннән исереп, матурлыгына сокланып, бер мәл хозурланып карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми, үлән арасыннан ымсындырып, җемелдәп кызыктырып тора! Аның тәме-е-е... Төрле кыйтгаларда үсүче экзотик җимешләр дә алмаштыра алмый туган җиребездә пешкән каен җиләге тәмен! Менә шундый гади дә, таныш та, тансык та булган җәйге могҗизалар турында сөйлисем килгән иде сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев