Логотип Идель
Ялкын

ИЛСӨЯР ИКСАНОВА: Мин сине Ходайдан сорадым

Шагыйрә Илсөяр апа Иксанованың мәхәббәт тарихы гади түгел. Насыйп ярын озак кына көтәргә туры килә аңа. Ләкин көтеп алган бәхет тә кыска гомерле булып чыга: тауларга киткән җиреннән Илдары кире әйләнеп кайтмый...

Таганда туган шигырь


Апрель азагы иде. Өченче сыйныфта укып йөргән чагым. Бер көнне шулай өй каршына эленгән таганда тирбәлеп, гадәтемчә рифмалап, үзалдыма сөйләнеп утырам:

Язлар килер, кабат язлар килер,


Күбәләкләр уйнар болында.


Күбәләкләр уйнар, без уйнарбыз,


Күбәләкләр кебек тагын да.



Шулай сөйләп утырдым-утырдым да, шигырь килеп чыкканын аңлап, язып куярга дип өйгә йөгердем. Кәгазьгә төшергән беренче шигырем иде бу. Кечкенә чакта күп балалар рифмалап сөйләшә бит. 3-5 яшьләрдә кызым Айсылуның сөйләгәннәрен язып бара идем, анда да рифма да, ритм да бар.

илсөяр 1

Дәү әни генә белгән сукмаклар...


Без дәү әни белән үстек. Аңа бәйле вакыйгаларны сөйли башласам, Айсылу аптырап, «Әти-әниегез кайда иде соң?» – дип сорап куя. «Алар коммунизм төзиләр иде», – дим, уенын-чынын бергә кушып. Чынлап та, әти-әни – авыл интеллигенциясе, коммунистлар – көне-төне эштә, җыелышларда, иҗтимагый тормышта кайнаша. Без – өч бала – күбрәк дәү әни, дәү апа (әтинең апасы да безнең белән яшәде) белән. Дәү әни тәрбиясендә үсүне зур бәхет дип саныйм. Бик бай күңелле кеше иде ул. Гомергә күңелгә кереп калган әкият-бәетләрне иң беренче аңардан ишеттек, ул өйрәткән догалар мәңге онытылмаслык булып хәтергә сеңгән. Дәү әни белән сахрага чыгулар, урманга йөрүләр үзе бер серле әкият төсле. Аның урманда үзе генә белгән сукмаклары бар иде. Шул сукмаклар аша ул гына белгән баланнарга килеп чыга идек. Ул төрле дару үләннәре җыя, безгә аларның шифасы турында сөйли. Май аенда, яшь үлән күтәрелгәч, үләндә аунарга Үбәтел аланына бара торган идек. Яз җитү белән «Әйдә, үләндә аунарга барыйк инде», – дип дәү әнине аптырата башлыйбыз, ә ул сабыр итәргә, җир җылынып беткәнен көтәргә куша. Авылда башка бер кешенең дә үләндә аунарга чыкканын белмим, шуңа күрә аны дәү әни үзе уйлап чыгарган бер гадәт дип кенә уйлый идем.

Мин хәзер эшли торган «Түгәрәк уен» альманахына Чүпрәле якларында язын үткәрелә торган Каталау бәйрәме турында язма килеп кергәч, шаккаттым: яңа үлән өстендә аунап, агачларга сарылып, алардан сәламәтлек сорау йоласы миңа балачактан ук таныш лабаса. Халкыбызда борын-борыннан килгән йола-гадәтләрне бик табигый гына тапшырып калдырган икән безгә дәү әниебез.

илсөяр 6


Дәрескә әти килсә...


Мәктәптә укыганда әтиебез еш кына безнең дәресләргә килә иде. Тәнәфес вакытында апам яныма йөгереп килә дә: «Сезнең нинди дәрес, әти килде, абыйның дәресендә булган, хәзер йә миңа, йә сиңа керәчәк!» – дип кисәтеп куя. Әти килгәч, укытучы, билгеле, миннән сорамый калмый. Аның шулай мәктәпкә килеп йөрүенә кәнәгатьсезлек белдереп, «Беркемнең дә әтисе мәктәпкә йөрми, безнеке генә ник килә соң?» – дип әнигә зарланып та алабыз. Укытучы буларак, мәктәп атмосферасын сагынып килүе дә булгандыр, дип уйлыйм хәзер, соңыннан әти барыбер мәктәпкә кайтты.


Без өч туган балачакта аерылгысыз булып үстек. Абыем белән апамның яшь аермасы бер генә ел, шуңа күрә алар аеруча якын иделәр. Мин дә алардан калмаска тырышам, дәү әни дә, «Сеңлегезне үзегездән калдырмагыз», – дип кенә тора. Абый белән апа, әлбәттә, минем өчен үрнәк. Апам гел бишлегә генә укый, «отличница», мәктәп тормышында да иң актив укучы, дружина советы председателе... Яшь арабыз дүрт ел булгач, апамнар үсмер кызлар булып җитешкәндә, мин әле бала гына идем. Миңа аларның иптәп кызлары белән үзара малайлар турында сөйләшүләре, көндәлекләренә серләр язып барулары кызык. Беренче язган мәхәббәт шигырьләремдә дә мин алар кичергән хисләрне тасвирладым, алар хыялланган мәхәббәт турында сөйләдем.

Капка төбендә балет


Балачакта бик тә балерина булырга хыяллана идем. Минем тамашачым – капка төбендә утыручы әбиләр. Безнең урамда ул чакта әбиләр бик күп иде. Әниемнең яратып кия торган башмаклары миңа да таман гына диярлек –  ул 34нче размер кия – шуларны эләктерәм дә капка төбендә утыручы әбиләргә концерт куям – аяк очымда биеп йөрим. Шулай биеп йөри торгач, ул башмаклар тишелеп тә чыкты. Балет мәктәбенә укырга китәм, дип йөрүләрем дә хыял булып кына калды. Казанда андый мәктәп юк икән, ә Казаннан да ераккарак китү турында ул вакытта хыялланып та булмый иде. Инде минем әбиләрем рәхәтләнеп театр карый башладылар – мин артистка булырга уйладым. Сигезенчене тәмамлагач, миннән бер сыйныф югары укыган Илдус исемле малай белән театр училищесына укырга керергә ниятләдек. «Мәктәбеңне тәмамла әле башта, аннан карарсың», – дип туктатып калганда әти-әни минем бу хыялдан китәчәгемне тәгаен белгән инде. Җырлый да, юньләп бии дә белмәгән кешедән нинди артист чыксын! Илдус та авылда калды, мәдәният йортында эшли башлады. Аның табигатьтән бирелгән актерлык сәләте бар, бик яхшы артист булыр иде ул. Тик юл фаҗигасенә очрап, яшьли вафат булды ...

илсөяр 2

Татар филологиясе VS Журналистика


Мине әдәбият юлына кертеп җибәргән ике укытучымны тирән хөрмәт белән искә алам. Аның берсе – Наҗия апа Гыймадиева. Татар теле һәм әдәбиятыннан бер генә ел укытып калса да, әдәбият дигән серле дөньяга ымсындыра алды. Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрен сәнгатьле итеп укуы әле дә хәтердә.

Резеда апа Сибатова миндә рус һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәт уятты. Аның бер матур гадәте бар иде: әгәр дәрескә әзерләнеп килсәк, актив катнашсак, дәрес ахырында ул безгә берәр әдәби әсәрнең сюжетын сөйли. Үзе шундый күп укый һәм искиткеч мавыктыргыч итеп сөйли белә. Дюма, Оноре де Бальзак, Мопассан кебек исемнәрне иң беренче тапкыр Резеда апа авызыннан ишеттем. Әлеге исемнәр шулкадәр серле тоела, аларны истә калдырырга тырышып, күңелдән кабатлый-кабатлый йөрисең, мәктәптән кайтышлый авыл китапханәсенә кереп, шул язучыларның китапларын эзлисең...


илсөяр 3

Унынчы сыйныфны тәмамлаганда мин инде кая укырга барасымны тәгаен белә идем: фәкать Казан дәүләт университетының филология факультеты, татар теле һәм әдәбияты бүлеге генә! Бу вакытта минем инде район һәм «Яшь ленинчы» газеталарында шигырьләрем басыла, редакцияләр белән хат алышам, «Яшь ленинчы»ның редакциясенә баргалап та йөрим. Анда шагыйрьләр Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Нияз Акмалов, Госман Садәләр белән аралашып, аларның язганнарымны хуплавын күреп, тормышымны язучылык эше белән бәйләргә карар кылдым. Ул елларда «Татарстан яшьләре» газетасы каршында «Яшь тәнкыйтче студиясе» дә эшли иде. Аны Салих Маннапов (Мөдәррис Вәлиев булып чыкты ул) алып бара. Мин дә Мәдинә Маликованың әсәрләренә үземчә анализ ясап җибәрдем һәм беренче урын алдым. Бүләккә китаплар җибәргәннәре хәтердә. Студия журналистика факультеты белән берлектә эшләгәнлектән, мине әлеге факультетка укырга чакырып хат та килде әле. Тик мин инде үз юлымны сайлаган идем. Бүгенге көндә без укыган бүлек юк инде. Анализлап карыйм да, нинди зур милли мәктәп булган ул татар теле һәм әдәбияты бүлеге! Чын милләтпәрвәр шәхесләр тәрбияләнгән анда.

 Тәүге китап кыйссасы


Беренче шигырь китабым 1991нче елда 10 мең тираж белән басылып чыкты. Ун мең тиражның сүзе шактый күп булды (беренче китап, гадәттә, бер яки ике мең данә басыла иде), хикмәте бик гади: кемдер ялгыш бер нольне артык куеп җибәргән. Исеме шактый танылган бер шагыйрьнең беренче китабы сатылмыйча китап кибетләрендә озак еллар яту җәһәтеннән төртмәле сүзләр йөргән вакыт иде. Минем китабымны да шундый язмыш көтә, бу беренче һәм соңгы китабым булачак икән дип, хафага төштем. Шуңа күрә алып куярга да ашыкмадым. Көннәрдән бер көнне кибетләрдә китабымны таба алмагач, аптырап калдым, ул таралып беткән булып чыкты. Хәзер үземдә ике китап бар, икесе дә бик кадерле ядкарь: берсе – иремә (ул вакытта әле танышыма гына), икенчесе Мәгъсүм абый Хуҗинга бүләк иткән китаплар. Мәгъсүм абый соңгы елларында якын күргән кешеләренә китапханәсеннән китапларын таратты. Миңа да берничәсе эләкте. Шулар арасында үз китабымны да култамгасын куеп кире кайтарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев