Логотип Идель
Ялкын

«ХЫЯЛЛАР ЧЫНГА АША»

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемионаты төгәлләнде. Триумфаль спорт бәйрәменең соңгы аккорды – “Татнефть Арена”да үткән ябылу тантанасы булды. Анда танылган кешеләр, балет артистлары, биючеләр һәм профессиональ спортчылар катнашты. Рәсми вәкилләр, артистлар, спортчылар – барысы да бертавыштан Спорт Бәйрәме волонтерлар булышлыгыннан башка үтмәс иде, дип белдерделәр. Шоуның “Спасибо, волонтеры!” дип исемләнгән беренче эпизоды нәкъ менә волонтерларга багышланган иде.

ДЧ-2015тә 2500дән артыграк волонтер хезмәт күрсәтте, гомуми волонтерлар, спорт волонтерлары, волонтер-белгечләр, шәһәр волонтерлары, аларның күбесе Дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантанасында эшләде. Мәсәлән, ачылу һәм ябылу тантанасындагы волонтер Андрей Фролов һәр номерда диярлек булган масштаблы декорацияләр өчен җаваплы булган: “Чемпионатның ябылу тантанасында без декорацияләр белән эш иттек. “Жажда” эпизодында 18 агач бар иде, аларны чыгарыр алдыннан без әзерләдек. Репетициядә декорацияләр башкарак иде, ягъни, мәсәлән, без тотып йөргән зур сал һәм мачтаны тантана алдыннан башкаларына алыштырдылар, без аларга бик озак ияләштек. Декорацияләр бик зур, шуңа күрә без барысын да тиз эшләргә тырыштык һәм барысына да өлгердек. Мин үзем Казанга Бөекбритания җыелма командасын очратырмын дигән өмет белән килгән идем, бу 2 август көнне булды. Икенче көнгә - суга сикерү буенча финал, шул көнне генә мин Бөекбритания сикерүчеләрен, дайверларын күрә алдым – бу искиткеч. Чемпионат миңа хыялымны чынга ашырырга булышты!”.

Чемпионатның ябылу тантанасында волонтер-аниматорларның роле зур булды, нәкъ менә Анастасия Мамочкина кебек активистлар булышлыгы белән тамашачы залын максималь дәрәҗәдә шоуга катнаштыра алганнар: “Мин аниматор функциясен үтәдем һәм тамашачыларга теге яки бу атрибутиканы кайсы вакытта кулланырга икәнен аңлаттым. Тамашачыларның барысы да бик позитив, барысы да бу бәйрәмгә үз өлешен кертәсе килү теләге белән яна. Безнең Казанда Дөнья Чемпионаты үткәнгә мин бик шатмын!”.

Ябылу тантанасының иң игътибарга лаек урыны – Флаглар парады. Ул Полина Гагарина башкарган популяр “A Million Voices” җыры астында үтте. Флаг күтәреп йөрүче волонтер Нина Цаххаева үз өстендә зур җаваплылык тойган: “Безнең илнеке булмаса да, флагны күтәреп барганда мин хисләр ташкынына күмелдем. Дөнья чемпионаты дигән масштаблы вакыйганың бер өлеше булу минем өчен зур хөрмәт иде. Залдан һәм телевизорлардан меңләгән кеше карап торганда, флаг күтәреп бару минем өчен зур җаваплылык булды. Казанда булган шушы өч атна дәвамында бик күп якты вакыйгалар булды. Мин үзем Краснодардан, әмма биредә каласым килә. Хәзер мин бик тирән хисләргә күмелеп йөрим”.

Ябылу тантанасыннан соң тирән хисләр волонтерларда гына түгел, ә артисларда да калган. Мәсәлән, “Голос” телевизион проекты финалчысы һәм җырчы Тина Кузнецова интервьюда туган республикасы өчен тойган горурлыгын яшермәде: “Чакыруны мин бик теләп кабул иттем, илне безнең халык күңеленә хуш килгән үземнең җырым белән тәкъдим итү минем өчен зур хөрмәт. Гомумән су – ул минем табигать көчем, мин су полосын бик яратам. Мин, әлбәттә, соклану тоям! Минем уйлавымча, хәзер дәрәҗә ел саен югарыга омтыла – каланчадан да югарырак үрмәли, спортчылар кеше мөмкинлекләре чигендә эшлиләр, бу сокландыра, ә кайчак, куркыта да. Минемчә, син спортчы булмасаң да, физкультурачы булырга мәҗбүрсең. Шуңа күрә мин физкультураны үз итүче булып торам, хәзер батутта һәм акробатика белән шөгыльләнергә уйлыйм. Ә дөреслектә мин йөзүне һәм фитнесны яратам!”.

Грандиоз спорт бәйрәме тәмамланды, әмма шәһәрдә әле спорт чаралары дәвам итә. Бүген ФИНА паркында “Мастерс” категориясе Чемпионатының рәсми ачылу тантанасы үтәчәк. 16 августка кадәр 100 яшькә кадәр булган “Мастерс” спортчылары арасында ярышлар булачак. Катнашучылар арасында бай спорт биографияләре булган чын профессионаллар да бар – Дөнья һәм Европа чемпионнары, Олимпия призерлары. Шулай ук “Мастерс” турниры спортны үз итүчеләргә нәтиҗәләрен күрсәтергә һәм чынга ашырырга мөмкинлек бирә. “Мастерс” категориясендәге ярышларның узу вакытын тулырак шушы сайтта белә аласыз - masters.kazan2015.com

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев