Логотип Идель
Ялкын

«ХӘТЕР...ХАТИРӘ...»

Сугыш... Салкын сугыш, канлы сугыш...

Бар дөньяның афәте!

Аналар һәм балаларның

Мәңге төзәлмәс хәсрәте.

Күпме егет башын салды

Әфган сугышларында.

Ходай язганнары кайтты

Аяксыз-кулсыз булса да.

Сугыш диеп кенә әйтсәң дә,

Йөрәкләр өшеп китә.

Кирәкми сугыш, кирәкми канкоеш!

Тыныч тормышка соң ни җитә?!

Бары тынычлык диеп,

Типсен безнең йөрәкләр.

Тыныч тормыш булсын дип,

Телик бары теләкләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

Белми калма

Яңа сан