Логотип Идель
Ялкын

«Ф» ХӘРЕФЕН БЕЛЕП КАЙТТЫК"

Рөстәм абый, нинди куркыныч лагерьга эләктек без?! Янәшәдә – зират! Орчык хәтле малайлар һәм кызлар да погон тагып йөри! Ашханә каршында сәер күргәзмә: өстәлдә – тәмәке каплары, кабызгыч, уен карталары, бер шешә сыра...

«Түгәрәк» түгел!

Рөстәм абый Мөхәммәтҗанов белән маҗарага, әй, бигрәк нык сусаганбыз икән! Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Әлфия Сафина чакыруына ике дә уйламый ризалык бирдек. Журналистлар автобусы көндезге 11дә кузгалды (салонда бер кара эт тә бар иде. Бәлки, ул да журналист һөнәрен үзләштерәдер?!). Казандагы «машина боткасы»н ерып чыккач, Биектау якларына юл алдык. «Костёр» сәламәтләндерү үзәгендә «түгәрәк өстәл» уза, диделәр (бу – образлы сөйләм. Гап-гади җыелыштан әллә ни аерылмады: ашханә залын тутырып кеше җыелган (кемнәр икәнен алга таба аңлатырмын), ә каршыда өстәл артында югары даирә вәкилләре хисап тота. Шулай итеп, «түгәрәк»нең әсәре дә булмады). Сезгә ике битлек хисап укуы кызык булыр идеме? Безгә дә юк. Шуңа күрә Рөстәм абый белән погонлы балаларга ияреп, басуга киттек. Кемнәр турында сүз бара, дисезме?

Үзләре чамаласын...

«Форпост» (җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләрнең һәм студентларның республика үзәге) оешмасының иң актив егет-кызлары өчен ел саен махсус лагерь оештырыла. Быел ул 11нче елын эшли. Тик кайбер районнар «Форпост»ның «ф» хәрефен белмәүче балаларны да җибәргәннәр. Яшьләр, гади лагерьга барабыз дип, кая эләккәннәрен чамалагач... аларга ШОК булган (күктән алып язмыйм. Бер туташ сөйләде).

  • Кызлар беренче көннәрне елап йөрделәр. Яши торгач, мондагы режимга түзә алуларына үзләре дә горурлана башлады, – диде ул.


Язма башындагы сәер күргәзмә «экспонат»ларын (тәмәке, сыра...) беренче көнне лагерь балаларыннан тартып алганнар. «Түгәрәк өстәл»гә җыелган шәһәр-районнардагы «Форпост» директорлары шуларга багып, кемнәрне җибәргәннәрен үзләре чамаласын», – ди оештыручылар. Ләкин җитәкчеләр йөзендә кайгы-борчуның чаткысы да сизелмәде.

Яшьләргә акча кирәк!

Оешманың Татарстан буенча директоры Рыков Андрей Львович «күргәзмә» турында болай диде:

  • «Форпост»ка 2-3 ел йөрүче бала гына активист була. Ә биредә күбесенчә оешмага яңа гына аяк басканнар җыелган. Алар төрле гаиләдән. Аз керемле гаиләдә тәрбияләнүчеләре дә бар, билгеле. Бүтән елларда мондый хәлнең булганы юк иде. Тик узган елларның берсендә психик тайпылышлы баланы җибәргәннәр иде. Аның шундый икәнен ачыклагач, өенә кайтардык.

  • «Форпост» оешмасында кеше күпме?

  • Сезнең моңа чаклы безнең турыда ишеткәнегез бар идеме («бераз», дип баш кактым – авт.)? Бөтен яшьләр дә шундый хәлдә! Алар акчалы эшкә тартыла.

  • Кеше җыю авыр инде алайса?

  • Халык белән күп очрашабыз, сөйләшәбез. Ә криминаль район мәктәпләрен читләтеп узабыз. Чөнки анда «Форпост»чылар белән бүтән укучылар арасында сугыш башланачак бит.

  • «Форпост»ка керүче нинди үсеш этапларын уза?

  • Башта 3 айлык сынау. Аны узганнарга таныклык бирелә. Егет-кызлар хәрби юнәлеш буенча күнекмәләр уза, отряд планы буенча эшли. Мәктәпне бетергәннән соң, теләге булганнар юнәлеш буенча урта махсус яисә югары белем бирү йортларында укый. Без, үз чиратыбызда, андыйларга рекомендация хаты язабыз. Уку йортын тәмамлагач, алар хокук саклау органнарына эшкә кереп, үзләренә гомерлек һөнәр таба.


Ике көнгә – 200 сум

Лагерьда «төркем», «әйдаман» кебек сүзләр сирәк яңгырый («ф» хәрефен белмәүчеләр авызыннан гына ишетсәң инде). 96 баланы 4 взводка бүлгәннәр, һәр взводта командир бар («Форпост» студентлары). Аңа «товарищ командир!» дип эндәшәләр. Ашханә, корпус диварларына эленгән плакатлардан күренгәнчә, анда Артём Айдиновны хөрмәт итәләр. Ул 1965 елның 6 декабрендә җинаятьче-рецидивистны тоткарлаганда һәлак була.

Мамадыштан Максим Клиновның 9нчы класска (16 яшь) баруын белгәч, баскан урынымда катып калдым. Читтән бик нәни булып күренсә дә, тавышы тимердәй яңгырап тора. Максим «Форпост»ка бер ел элек килгән. Аның классыннан тагын 6-7 кеше йөри.

  • Миңа кул көрәше ошый. «Форпост»ны шуңа күрә сайладым, – ди егет. – Без эшсез ятмыйбыз. Рейдларга йөрибез. Әйтик, берәребез (18 яшькә кадәрге) «гражданский» киемнән кибеткә кереп, тәмәке яисә сыра ала, ди. Әгәр сатучы сатып бирсә, инспектор керә дә, штраф сала. Күп кешеле бәйрәм-чараларда тәртип саклыйбыз. Һәрберебезгә рация бирәләр. Акчасын бик түләмиләр инде. «Йолдызлык» фестивалендә ике көн эшләгән өчен 200 сум түләделәр, өстәвенә, тәмле итеп ашаттылар да әле.


Бер күз белән генә...

  • Сез фломастер белән ясалган шушы кәгазь погоннарны көн дә киеп йөрисезме? – дип сорыйм бер взводтан.

  • Ю-у-ук. (Көләләр). Бездә бүген «Аҗаган» – ике командага бүленеп, бер-беребезнең погоннарын салдырырга тиешбез. Берсен салдырсалар – яралангансың, икенчесен дә салдырсалар – үлгәнсең. Һәр командада генерал бар... Уен басуда була.


Без Рөстәм абый белән уенны теориядә белдек. Тик менә практикада ничек икәнен бер күз белән генә күреп калырга өлгердек. Хисап иртәрәк бетте шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев