Логотип Идель
Ялкын

ELVIN GREY БЕЛӘН ЯНӘШӘ...

Концертларга йөрергә яратмаган кеше бармы? Миңа калса, күңел ачу, җаен туры китереп, кумирың белән истәлеккә фотога төшүдән берәү дә баш тартмас. Шәхсән үзем ике-өч ай алдан билетлар алып, көннәрне чутлый-чутлый, яраткан артистым белән очрашуны көтәм. Кызлар мине аңлар, шулай бит?!

Егетләр арасында да шундый иҗат җанлылар була икән. Мәсәлән, Башкортстан егете Искәндәр концертларга йөреп кенә калмый, төрле артистларның репертуарын да яхшы белә. Үзе дә музыка белән кызыксына,  профессиональ рәвештә берничә җыр яздырган. Тагын бер мөһим факт: Искәндәрнең җырлавын ишетеп, Elvin Grey аны үз концертына чакырган!
Исеме: Искәндәр Сөләйманов

Туган көне: 24 ноябрь, 2001 ел

Кызыксына: музыка белән

Ярата: җәйнең кызу көннәрен, концертларга йөрергә һәм хоккей уйнарга

Яратмый: көнче, үпкәләүчән кешеләрне.

- Искәндәр, ни өчен музыка өлкәсен сайладың?

- Кечкенә чактан ук җырларга яраттым, ләкин моңа әллә ни исем китмәде, җитди карамый идем. Ике-өч ел элек татар, башкорт җырларын тыңлый башлагач, дәртләнеп киттем, күңелемдә ниндидер аңлатып булмаслык хис уянды. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясау теләге барлыкка килде.

- «Хит-Парад Юлдаш» бәйгесендә ничек җиңдең?

- Үз җырымны яздырдым да әлеге бәйгегә җибәреп карадым, аны Юлдаш Plus «Хит-Парад»ка алды. Бәйге шартлары буенча, иң күп тавыш җыйган кеше җиңә. Дөресен генә әйткәндә, җиңүне көтмәгән идем, бик нык куандым. Шулай да, бу уңыш минеке генә түгел, ә миңа тавыш биреп, ярдәм иткән кешеләрнеке дә.

- Нинди музыка коралларында уйный беләсең, кайсысы күңелеңә аеруча якын?

- Фортепиано һәм гитарада уйнарга яратам, ләкин уйный беләм, дип әйтү дөрес булмас, әле өйрәнеп, уен кораллары серләренә төшенеп  кенә киләм.

- Музыкадан тыш, тагын яраткан шөгыльләрең бармы?

- Кайчандыр хоккей белән бик яратып шөгыльләнә идем, тик хәзер вакытымны күбрәк укуга һәм музыкага  бирергә тырышам. Яхшы уку – минем төп бурычым дип саныйм.

- Димәк, «ике»ле алу куркынычы сиңа янамый икән. Һәркемнең яшерен куркулары була, ә син нәрсәдән куркасың?

- Якыннарымны, дусларымны югалтудан куркам. Физик яктан гына түгел, мораль яктан да. Дуслык җепләре өзелү, аралар бозылуны күз алдыма да китерә алмыйм.

- Кумирың кем?

- Хәзерге заманда кумирсыз кеше юктыр инде ул, дип уйлыйм. Миңа Elvin Grey (Радик Юлъякшин) иҗаты ошый. Без аның белән таныш. Уфа шәһәрендәге концертында, Elvin Grey, гадәттәгечә, тамашачыларны җырлатып-биетеп, аерым кешеләр белән бергә җырларын башкарды. Бу бәхет миңа да тәтеде. Репертуарыннан өзекне башкарып күрсәткәч, Радик минем тавышны ошатты, үзенчәлекле дип мактады. Шуннан соң без аның белән таныштык, аралаштык. Ә күпмедер вакыт узгач, ул миңа Казанда узачак концертында чыгыш ясарга тәгъдим итте. Билгеле, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмадым, бик теләп ризалаштым.



- Казандагы концерттан соң, бик күп кеше сине Радикка охшатып, “кечкенә Elvin Grey” дип йөртә башлады. Кайберәүләр син Радикны  кабатлыйсың диделәр.

- «Радикка охшарга тырыша», дип уйлаган кешеләр бик нык ялгыша. Билгеле, кайбер артистлардан үрнәк алам, алардан нәрсәдер эләктереп, өйрәнеп калырга тырышам. Ләкин һәрчак үзем булып калырга тырышам.

- Бөтенләйгә интернетны сүндерсәләр нишләр идең?

- Әлбәттә, баштарак борчылыр идем, ләкин соңыннан күнегәсең инде. Интернет минем өчен бик мөһим әйбер түгел.

- Көннәрдән бер көнне урамда клоныңны очраттың ди. Реакцияң?

- Әзрәк күзәтеп торып, үземә читтән карап бәя бирер идем.

- Нәрсә турында хыялланасың?

- Артист, җырчы булып, үзебезнең халыкка гына түгел, ә төрле милләт кешесенең күңеленә ятардай җырлар башкарырга телим. Төрле илләрдә туп-тулы заллар җыеп, зур сәхнәләрдә концертлар куярга хыялланам.

Индира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев