Логотип Идель
Ялкын

«ЧЕХИЯДӘ ТАТАРСТАН КӨННӘРЕ»

Фольклор ансамбле, Резеда Галимова һәм Айдар Вәлиев – Чехия белән Венгриядә Татарстан Республикасы көннәрендә катнашалар.


2016 елның 5 – 8 апрелендә Чехия һәм Венгрия Республикалары белән Татарстан Республикасы арасында бәйләнешләрне киңәйтү  һәм хезмәттәшлекне арттыру максатында Чехия һәм Венгриядә Татарстан Республикасы көннәре уза. Тантаналарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнаша.
Тантаналы иҗади сәфәр 5 апрельдә Чехиянең Брно шәһәре «Бржетислава Бакала» концертлар залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле концерты белән ачылды.  Зал тутырып килгән тамашачылар арасында Чехия һәм Бельгия татарлары күп иде. Концерт көчле алкышлар белән бәяләнеп барды. Ансамбль тамашачыларга "Алтын фонд"ындагы композицияләрен, яңа биюләр һәм җырлар тәкъдим итте.
6 апрельдә,  көндез, Брно шәһәре хакимияте бинасында рәссам Р. Габделганиеваның шәхси күргәзмәсе һәм « Заманча Татарстан» фотокүргәзмәсе ачылды. Кичен «Соно Центрум» мәдәни комплексында  Татарстан кул осталарының милли эшләнмәләре күргәзмәсе, «Күпмилләтле Татарстан»  фотокүргәзмәсе ачыла һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары катнашында зур концерт була. Концертта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары – ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, ТР халык уен кораллары оркестры (сәнгать җитәкчесе – Россиянең халык артисты, Г.Тукай  исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков) солистлары – Татарстанның халык артисты Резеда Галимова һәм халыкара конкурслар лауреаты Айдар Вәлиевләр дә  катнаша.

Чехия һәм Венгриядә Татарстан Республикасы көннәре  7 апрельдә Венгрия башкаласы Будапештта милли кул эшләнмәләре күргәзмәсе, «Күпмилләтле Татарстан»  фотокүргәзмәсе  һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев